Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек шагыйребезгә багышланган шигърият бәйрәме район халкын җыйды

19 апрельдә Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында бөек татар шагыйре, илебез һәм дөнья әдәбиятына гаять зур өлеш керткән Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Зур әдипкә багышланган шигърият бәйрәменә авыл халкы, район мәктәпләре укучылары, гомумән, шагыйрьне хөрмәт иткән кешеләр җыелган иде.

Мәдәният йортының фойесында безне Шүрәле, Кәҗә белән Сарык һәм Тукайның башка әсәрләре геройлары каршы алды. Шулай ук биредә бөек шагыйрь белән бәйле булган, аның иҗатына багышланган рәсемнәр, кулдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылган иде. Иске Абдул авылының «Асылъяр» фольклор коллективы Габдулла Тукайның кечкенә чакта үз башыннан кичергән гомер өзекләрен сәхнәләштерде. «Асрамага бала бирәм, кем ала?» дигән җан өшеткеч сүзләр яңгырый. Монда барган вакыйгалар шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйли. Милли киемнәрдәге ханымнар, түбәтәй кигән, гармун аскан агалар, өстәлләрдә төрледән-төрле милли ризыклар - биредә мәшһүр шагыйрьнең, татар халкының милли рухы хөкем сөрә иде.

Әлеге әдәби кичәгә Тукай туып үскән яктан - Арча ягыннан делегация составында Арча район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Лилия Фазылова, район мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов һәм Кырлай авылына иң якын булган авыл мәктәпләрендә белем алучы ике укучы да кунакка килгән иде. Шулай ук «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Факил Сафин, балалар шагыйре Рәшит Бәшәр һәм шагыйрәләр Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова да биредә иде.

Кичә «И туган тел» көен курай башкаруы белән башланып китте. Аннан соң бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Васил Хаҗиев тәбрикләде, Габдулла Тукайны, иҗатын олылап искә алды. Бәйрәм барышында шагыйрьнең балаларга багышланган, туган якка, туган телгә, хезмәткә, табигатькә мәхәббәт уятучы дистәдән артык шигырен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар. Шулай ук экранда Тукайның тормышы һәм иҗаты турында видеоязмалар, ком анимацияләре күрсәтелде. Теләнче Тамак авылы мәктәп укучылары «Су анасы» әкиятен сәхнәләштереп, бер мизгелгә залдагы барлык тамашачыларга Тукайның сихри дөньясына күз салырга мөмкинлек бирделәр. Ә килгән кунаклар Габдулла Тукайның татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә керткән бай мирасы турында сөйләделәр, җирле шагыйрьләр үзләренең иҗат җимешләрен тамашачыларга бүләк иттеләр, берсеннән-берсе матур эчтәлекле шигырьләрен сөйләделәр. Кичә ахырында залда булган барлык халык бергәләшеп, «И туган тел» җырын җырлады. Әйе шул, барыбыз өчен дә, Тукай - татар шигъриятенең илебез-җиребез күгенә бер калыккан һәм һичкайчан батмас кояшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев