Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баласын мәктәпкә әзерләү – алимент түләүче әти-әнинең дә бурычы

Суд приставлары хезмәтенең район бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы А. Бәхтиярованың хәбәр итүенчә, агымдагы елның гыйнвар-август айларында район суд приставлары хезмәтенә алимент түләтү буенча 149 эш кергән. Балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән качкан ата-аналарга карата 11 җинаять эше ачылган. Суд приставларының район бүлеге бурычлыларны Россия Федерациясеннән читкә җибәрмәү хакында 19 карар...

Суд приставлары хезмәтенең район бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы А. Бәхтиярованың хәбәр итүенчә, агымдагы елның гыйнвар-август айларында район суд приставлары хезмәтенә алимент түләтү буенча 149 эш кергән. Балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән качкан ата-аналарга карата 11 җинаять эше ачылган. Суд приставларының район бүлеге бурычлыларны Россия Федерациясеннән читкә җибәрмәү хакында 19 карар чыгарган. 15 кешенең милкенә арест салынган, 18 бурычлыны эзләү турында карар чыгарылган.

Бу көннәрдә "Алда белем көне - алиментларыңны түлә!" дигән акция бара. Гаиләдән читтә яшәгән әти-әниләр дә баланы мәктәпкә әзерләү бик күп финанс чыгымнары сораганын онытмасыннар иде, дип кисәтә суд приставлары хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баланы мђктђпкђ ђзерлђњ алимент тњлђњ