Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар туу арткан

ЗАГС хәбәр итә

Унбер айда район ЗАГСында бала туу турында 115 акт теркәлгән. Күрсәткеч узган елгы дәрәҗәдә калган. Теркәлүчеләр 115 кенә булса да, чынлыкта, район үзәк дәваханәсенең педиатрия бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, туучылар 330 бала. Шәһәр ЗАГСында ай саен уртача 20 бала теркәлә. Шулай итеп, балалар туу бар, һәм күрсәткеч үсә бара. Ә республика буенча алганда балалар туу 8 процентка кимеде, дип билгеләп үтә район ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина. Районда гаиләдә беренче булып туган балалар 31 процентны, икенче һәм аннан соңгы балалар 69 процентны тәшкил итә. Шулай итеп, беренче балалар чагыштырмача азрак туа. Район ЗАГСында теркәлгән балаларның 58е малай, 57се кыз. 
Кызганычка каршы, районда һәр бишенче бала тулы булмаган гаиләдә дөньяга килә. 
Быел иң олы яшьтәге әти Теләнче Тамакта теркәлгән. Аңа 53 яшь. Иң яшь әни Круглое Поледан. Анда 17 яшьлек кыз игезәк балалар тудырган.
Биш бала өй шартларында дөньяга аваз салган. 
Соңгы елларда беренче мәртәбә әни булуның уртача яше шактый күтәрелде. Узган гасырның 90нчы елларында ул 20-24 яшь булса, хәзер 29 яшь. 
Быел иң сирәк очрый торган исемнәр: Гордей, Фердинанд, Лея, Аэлин, Аселя, Сальсабель.
2018 елдан республикада авылда яшәүче гаиләләргә ярдәм итү буенча президент программасы эшли башлады. Беренче һәм өченче баласын тудырган хатын-кызларга акча бирелә. Әлеге мөмкинлектән районда 75 гаилә файдаланган.

Үлемнәр дә күп

Кызганычка каршы, үлемнәр күрсәткече күтәрелә бара. 2020 елда 546 кеше якты дөньядан киткән. Бу сан узган елга караганда 59га күбрәк. Үлүчеләрнең 280е ир-ат, 266сы хатын-кыз. Үлем сәбәпләренә килгәндә, алар узган еллардагы кебек кала бирә. Беренче урында – йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, икенче урында – онкологик чирләр, өченче урында – бәхетсезлек очраклары. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X