Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчалардан телефон урлыйлар

Райондагы оператив хәл турында хәбәр иткәндә Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Понамарев бакчачылык ширкәтләрендә шәхси милек урлау очраклары күбәюе турында әйтте. Уңышның өлгергән чагы, бик күпләр җәйге ялда, шуңа күрә бакчаларда хәзер халык күп. Бу исә караклар өчен дә кесә калынайтуда бик кулай вакыт.

«Алан» бакчачылык ширкәтендә кәрәзле телефон һәм банк картасын урлап чыкканнар. Карак табылган, ул чит регион кешесе булып чыккан. «Чулман» бакчачылыгында шулай ук кәрәзле телефон урлаганнар, карак Яр Чаллы шәһәреннән.
Телефонга бәйле тагын бер хокук бозу очрагы Новотроицкоеда булган. Өендә ремонт эшләре башкарган бер эшчегә үч итеп, тукайлы аның кәрәзле телефонын вата. Эшче хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
Андрей Валерьевич район бакчачылык ширкәтләре рәисе Дмитрий Волковка бакча сезоны вакытында караклардан саклануны тагын да көчәйтергә кирәклеген җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев