Узган атнада районда вируслы инфекцияләр белән авыруның 116 очрагы теркәлде, аларның 62се - балаларда. Каты эчәк инфекциясе белән Комсомолец мәктәбеннән 1 бала, Яр Чаллыга бакчага йөрүче 1 бала һәм Яңа поселогыннан, Комсомолецтан, Сосновый Бордан, Олы Шилнәдән бакчага йөрмәүче 1әр бала авырды. Югары Суыксу, Круглое Поле, Бәтке һәм Теләнче Тамак авылларында...
Узган атнада районда вируслы инфекцияләр белән авыруның 116 очрагы теркәлде, аларның 62се - балаларда. Каты эчәк инфекциясе белән Комсомолец мәктәбеннән 1 бала, Яр Чаллыга бакчага йөрүче 1 бала һәм Яңа поселогыннан, Комсомолецтан, Сосновый Бордан, Олы Шилнәдән бакчага йөрмәүче 1әр бала авырды. Югары Суыксу, Круглое Поле, Бәтке һәм Теләнче Тамак авылларында яшәүче 4 кеше эт тешләвеннән зыян күрде. Сосновый Борда яшәүче 1 кешедә С гепатиты ачыкланды. Борды авылыннан 1 кешенең туберкулез йөртүе билгеле булды, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның район бүлеге баш белгеч-эксперты Рәйхана Марченко.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев