Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакча белән саубуллаштык

Түбән Суыксуның «Ак каен» балалар бакчасында хәзерлек төркеменә йөргән балаларны мәктәпкә озату бәйрәме булды. Берничә ел шушы балалар бакчасына йөргән сабыйлар үзләренең тәрбиячеләре һәм бакча белән саубуллаштылар.

Безне иң шатландырганы – балалар яңа тормышка аяк басарга әзер. Бу бары тик оста, эшкә чын күңелен биреп эшләгән бакча хезмәткәрләре  тырышлыгы нәтиҗәсе. Алар балаларыбыз белән армый-талмый шөгыльләнделәр: укырга-язарга, гади мисаллар чишәргә, кул эшләренә дә өйрәттеләр. Үзара дус-тату  булырга, дөрес итеп аралашырга, бер-береңә карата игътибарлы, ярдәмчел булырга да алар өйрәтте.
Музыка җитәкчесе Гөлмира Хәйретдинова балаларның иҗади сәләтләрен ачуга зур көчен куйды. Балалар чын артистларча җырларга, биергә өйрәнделәр. Хәтта спектакльләрдә уйнап зур сәхнәгә менделәр. Республика, район күләмендә үткәрелгән конкурсларда да катнашып, призер исеме алдылар.
Бакчабызның кече тәрбиячеләре дә балалар белән чын күңелдән яратып эшләделәр. Алар белән безнең балалар мөстәкыйльлеккә өйрәнделәр. Пешекче апаларының күңел җылысын биреп әзерләгән кайнар һәм тәмле ризыклары да безнең балаларны һәрчак бакчага дәшеп торды.
Сүз дә юк, күп нәрсә балалар бакчасы мөдире эшенә бәйле. Озак еллардан бирле «Ак каен» балалар бакчасына җитәкчелек итеп, Эльмира Мортазина аны районда иң яхшылар рәтенә чыгарды. Дус һәм бердәм коллектив туплап, балалар тәрбияләүдә зур уңышларга иреште һәм бакча шартларын  яхшыртуга зур өлеш кертте.
Без үзебез дә кайчандыр балалар бакчасында тәрбияләнгән кешеләр. Балада бакчада үткәргән еллар бары тик яхшы хатирәләр генә калдырырга тиеш. Сабый күңеленә кечкенәдән юл сала алу, тәрбияле, шулай ук белемле, сәләтле шәхес үстерә алу – безнең өчен дә, тәрбиячеләр өчен дә зур бәхеттер, минемчә. Зур көч куеп, һәр балага якын килеп эш итүче тәрбиячеләребезгә, балалар бакчасында хезмәт итүче барлык хезмәткәрләргә уңышлар телибез. 

Әти-әниләр исеменнән Гүзәлия ХАҖЕТДИНОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев