Бакчаңда тыелган психотроп үсемлекләр үстерсәң, җинаять җаваплылыгына тартыласың
Россия бакчачыларына игътибарлырак булырга киңәш ителә: яраткан чәчәкләрегез өчен хәзер зур штраф кына түгел, хәтта җинаять җаваплылыгы да янарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты, юридик фәннәр кандидаты Ольга Леонова сөйләде. Аның сүзләренчә, закон нигезендә тыелган үсемлекләрне үстерүчеләргә 300 мең сумга кадәр штраф салынырга яки җинаять эше кузгатылырга мөмкин.
«Наркотик яки психотроп матдәләре булган мондый үсемлекләрне законсыз үстергән өчен җинаять җаваплылыгы каралган», — дип сөйләде Леонова.
Россиядә мондый үсемлекләрне законсыз үстерү өчен 300 мең сумга кадәр штраф, яки хөкем ителүченең ике елга кадәрге эш хакы күләмендә штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү (яки чикләү) каралган.
Леонова билгеләп үткәнчә, җинаять җаваплылыгы үсемлекләр зур күләмдә үстерелгән очракта туа. Мәсәлән, бакчаңда 10 төп гавая розасы яки зәңгәр лотос үсә икән, җавап бирергә туры киләчәк. Ә менә бакчада мескалинлы кактусның ике төп булуы да штраф салу өчен сәбәп булачак.
Тиешле органнардан рәсми күрсәтмә алганнан соң, гражданнар участокларындагы бу үсемлекләрне юк итәргә тиеш. Әгәр дә инде бу күрсәтмә үтәлмәсә, штрафлар салыначак.
Гражданнар өчен бу 3 меңнән 4 мең сумга кадәр булса, вазифаи затлар өчен 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 50 меңнән 100 мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев