Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бабай сак астына алынган

Круглое Поле поселогында июль аенда 70 яшьлек тукайлының үле гәүдәсе табыла. Башында һәм кул-аякларында бик күп җәрәхәтләре булган ханымның үлеме буенча Тукай районы прокуратурасында җинаять эше ачыла. Бу үлемдә аның ире гаепләнелә. Шаһитларның сүзләре дә, гаепләнүче үзе дә шул турыда сөйли, дип хәбәр итә Тукай районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазанов.

Әлеге ир-атка карата берничә мәртәбә җинаять эше ачылган була. Хатынына үтерәм дип янап, җаваплылыкка да тартылган булган. Бергә гомер итсәләр һәм рәсми рәвештә ир белән хатын булсалар да, гаилә инде таркалган булган. Ләкин, аерым торыр урын булмаганга, алар һаман бергә яшәүләрен дәвам иткән булганнар, дип җиткерде прокурор ярдәмчесе. Ике тапкыр ул хатынына үлем белән янаган һәм өченчесендә инде ниятен тормышка ашырган, дип исәпли Илдар Рәшитович. Бу җинаяте өчен тукайлы 6 елдан алып 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Район прокуратурасы аңа карата 91нче маддә нигезендә эш башлаган. 19 июльдә ул, ике айга ирегеннән мәхрүм ителеп, сак астына алынган. Бүгенге көндә җинаять эше район судына тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев