Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларда да светофорлар куелачак

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә юл хәрәкәте иминлегенең торышы буенча юл хәрәкәте инспекциясенең район бүлеге башлыгы Шамил Ганиевның чыгышы тыңланды. Транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны елдан-ел арта. Узган ел район юлларында аварияләрдә 34 кешенең гомере өзелде, агымдагы елның узган чорына 4 кеше үлгән. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе - кагыйдәләрне үтәмәү, руль артында...

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә юл хәрәкәте иминлегенең торышы буенча юл хәрәкәте инспекциясенең район бүлеге башлыгы Шамил Ганиевның чыгышы тыңланды. Транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны елдан-ел арта. Узган ел район юлларында аварияләрдә 34 кешенең гомере өзелде, агымдагы елның узган чорына 4 кеше үлгән. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе - кагыйдәләрне үтәмәү, руль артында утыручыларның юл йөрү культурасы җитмәү, әмма юлларның торышы начар булу да аварияләргә китерә. Әлеге уңайдан юлларның сыйфатын яхшырту, билгеләр кую, тукталышларны җиһазландыру мәсьәләләре район хакимиятенең аерым контроленә алына. Әлеге юнәлештә тиешле хезмәтләрнең эшчәнлеге буенча хисап ай саен тыңланачак. Кече Шилнә, Бәтке, Мәләкәс кебек шәһәр янындагы зур авылларга светофорлар куячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе светофор транспорт һәлакәте