Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашханә ачылачак

«Кече Шилнә мәктәбендә ашханә эшләми. Кайчан ачылачагы да билгеле түгел. Бу озак дәвам итәрме икән? Барлык ата-аналар борчуда...» Редакциябезнең ВКонтакте төркеменә әнә шундый эчтәлектәге хат килгән иде.

Район мәгариф идарәсендә аңлатуларынча, Кече Шилнә мәктәбенең пешекчесе һәм кухня персоналы эштән китү сәбәпле, ашханә ябылып торган. Чәршәмбе көннән, ягъни бүгеннән, мәктәп ашханәсе ачылырга тиеш. Биредә эшли башлаячак пешекче һәм кухня хезмәткәрләре бу көннәрдә СанПиН таләпләре буенча медицина һәм гигиена тикшерүе узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев