Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армия - ул тормыш мәктәбе

Февральне курку белмәс ир-егетләр, хәрбиләр ае дип юкка гына әйтмиләр. 23 Февраль – Ватанны саклаучылар көне дә туган илебез иминлеге сагында торган  һәм торачак көчле затларга хөрмәт күрсәтү, хәрби хезмәтнең, тәрбиянең мөһим булуын тагын бер кат искәртү ул. Бүген армия сафларында хезмәт итү аеруча әһәмияткә ия, бары тик көчле дәүләт кенә үзен яклый алачак. Тукай районыннан да ел саен язгы һәм көзге чакырылышларда 70тән артык егет хәрби хезмәткә китә. 

Хәзер хезмәт вакыты бер генә ел. Үсмерләребез армиядә хезмәт итүгә ничек карый? Без шушы һәм хәрби хезмәткә кагылышлы башка сораулар белән Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары, подполковник Дамир Вәлиевка мөрәҗәгать иттек. 


– Дамир Шамилевич, егетләрнең армия хезмәтенә мөнәсәбәте ничек?  
– Соңгы елларда теләп барулары сизелә. Бу армиядә тәртип урнашу, дициплина саклану белән бәйле. Әлбәтә, качып йөрүчеләр дә юк түгел, андыйларга карата чаралар күрелә. Безнең егетләр Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр төрле хәрби частьларда хезмәт итәләр. Күпчелек хәрби частьларның командирлары белән элемтәдә торабыз.


– Армиягә киткәндә егетләр нинди хәрби частьта хезмәт итәргә теләүләрен белдерә аламы? Әйтик, мин диңгез флотында яисә пехотада хезмәт итәр идем диючеләр бармы?
– Андыйлар бар. Әлбәттә, теләкләр искә алына, әмма барлык очракларда да түгел. Кемнеңдер сәламәтлеге җитми, кемнеңдер белеме түбән, мораль-психологик халәте дә исәпкә алына.


– Армиягә алынганчы үсмерләр белән нинди эшләр белән алып барыла?
– Без үсмерләрне 16 яшьтән чакыру участокларына дәшәбез, 17 яшь тулгач хәрби исәпкә алабыз. Алар медицина комиссиясе үтәләр. Анда сәламәтлекләре буенча категорияләр бирелә, үсмер хәрби хезмәткә яраклымы, юкмы икәнлеге билгеләнә. Хәрби комиссариатка призывниклар гаилә хәле, тормыш шартлары, теркәлү һәм яшәү урыны һәм башка мәгълүматлар теркәлгән документларны китерәләр. 18 яшь тулгач үсмер закон буенча хәрби бурычлы булып санала.


– Сезнең юллама белән призывниклар нинди дә булса хәрби белгечлек буенча укырга җибәреләләрме?
-Әйе, Россия хәрби министрлыгы фәрманы нигезендә без федераль бюджет исәбеннән хәрби белгечләрне укытабыз, төгәлрәк итеп әйткәндә ДОСАФ базасында С категориясенә ия машина йөртүчеләрне әзерлибез. Казанда хәрби бронланган техника механиклары һәм элемтәчеләр әзерли торган училеще бар, анда да җибәрәбез. Республикабызда Куркача аэродромында парашюттан сикерүчеләрне әзерлиләр, алар әлбәттә десант гаскәрләренә хезмәт итәргә китәләр. Монда да сәламәт булу беренче урында тора.


-Дамир Шамилевич, армиягә чакырылачак үсмерләрнең сәламәтлекләре ничек? Нинди чирләр белән хәрби хезмәткә алмыйлар?
-Барлык авыруларны да атап бетерергә шактый вакыт кирәк. Кыскача гына әйткәндә терәк-хәрәкәт сестимасы авырулары, ашказаны чирләре һәм неврология. Яссы табанлылык белән дә алмыйлар.


-Кайбер авыру призывникларны дәваланырга җибәрәсезме?
- Бар шундый сестима, хәрби хезмәткә бер ел кала әйткәнемчә үсмерләрне медицина комиссиясе тикшерә, әгәр дә чире табылса без ул кешене Тукай район хастаханәсенә җибәрәбез. Аны анда җентекләп тикршерәләр, табиблар дәвалану курсын билгелиләр. Вакыт үткәч призывник кабат комиссиягә килә, шунда аның чире беткәнме, юкмы икәнлеге һәм хезмәткә яраклымы икәне ачыклана. Авыруы җитди булса Хәрби министрлык карары нигезендә тыныч вакытта хәрби хезмәткә яраксыз дигән тамга белән хәрби билет бирәбез.


-Кемнәрдер кечкенәдән хәрби хезмәткә гашыйк булып үсә, аның офицер буласы килә. Андыйларны хәрби училещеларга укырга җибәрергә юлламалар бирәсезме?
-Әйе, ел саен хәрби белгечләр әзерли торган уку йортларына курсантлар җибәрүне сорап безгә наряд килә. Югары хәрби белем бирүче уку йортларында төрле белгечләр әзерлиләр. Без һәр елны район мәктәпләрендә булып укучылар белән очрашып әлеге уку йортлары, белгечлекләр турында сөйлибез. Аларда уку бушлай, ашау-эчү, яшәү дә бушка. Хәрби форма да дәүләт казнасыннан бирелә. Степендия дә алып укыйлар, уку алдынгылары 25-27мең сум түләнә. Хәрби уку йортларыннан курсантлар офицер дәрәҗәсе алып чыгалар. Белгәнебезчә хәрбиләрнең хезмәт хаклары шактый зур, әле аңа кайда хезмәт итүенә бәйле өстәмәләр дә бирелә.


-Безнең районнан контракт буенча хәрби хезмәткә баручылар бармы?
-Бар, бу ирекле хезмәт, контракт буенча хәрби хезмәткә барганчы үз теләгең белән барырга була. Бу очракта ким дигәндә ике ел хезмәт итәргә кирәк. Икенчесе запастагы хәрби бурычлы кеше сәламәтлеге рөхсәт итсә контракт төзеп 45 яшькә кадәр хәрби хезмәткә килә ала. Безнең районнан контракт белән хезмәт итүчеләр бар.


-Әле күптән түгел генә Президент запастагы хәрби бурычлыларны өйрәнүләргә чакыру турында указга кул куйды...
-Хәрби ант биргән һәр гражданин ил чакыргач хәрби өйрәнүләргә барырга тиеш. Бу очракта чакыру ирекле, бу хәрби кеше ресурсларын билгеләү өчен дә кирәк. Өйрәнүләрдә катнашучыларның хезмәт хаклары саклана, башка ташламалар да каралган. 


-Дамир Шамилович, безнең Тукай районы шефлыкка алган хәрби часть бармы?
-Бар, башкарма комитет Йошкар-Ола шәһәрендәге 4 нче ракета дивизиясенең бер полкы белән килешү төзеде. Узган җәй анда булып кайттык. Килешүдә районнан киткән егетләрнең 30 проценты нәкъ менә шушы хәрби частта хезмәт итәргә тиеш, диелә. Мин үзем шунда хезмәт иткәч, анда кулай булыр, дип уйладым. Анда ракетачылар хезмәт итә.


-Сезгә теге яки бу сорау белән ата-аналар мөрәҗәгать итәме? Солдатлар белән аралашу хәзер телефон аша гынадыр?
- Армиягә киткәндә әти әниләргә хәрби минстрлык кәрәзле телефонга өч сим карта бирә, берсе үзенә, икенчесе әти-әнисенә, өченчесе өйләнгән булса хатынына. Элемтә телефон аша, бик җайлы, кайгырып торырга урын юк. 
Әгәр дә солдат ниндидер проблема белән әнисенә шалтырата икән, ул безгә әйтә, без инде хәрби частка шалтыратып барсын да ачыклыйбыз, кирәк булса барып та кайтабыз. Һәр мөрәҗәгать аерым, җитди карала.


-Бәйрәм үтсә дә Ватанны саклаучыларны котларга беркайчан да соң түгел.
- Беренче чиратта сугыш ветераннарын, аннан кайнар нокталарда хезмәт иткән сугыш ветераннарын котлыйм. Солдат ата-аналарына, хәрби хезмәттәге якташларыбызга исәнлек-саулык, тынычлык телим. Еллар имин булып хәрби хезмәттә булуың белән горурланып яшәргә язсын!


-Зур рәхмәт! Үзегезне дә үткән бәйрәм белән!
Мирһади Разов сөйләште

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев