Армия - ул тормыш мәктәбе
Февральне курку белмәс ир-егетләр, хәрбиләр ае дип юкка гына әйтмиләр. 23 Февраль – Ватанны саклаучылар көне дә туган илебез иминлеге сагында торган һәм торачак көчле затларга хөрмәт күрсәтү, хәрби хезмәтнең, тәрбиянең мөһим булуын тагын бер кат искәртү ул. Бүген армия сафларында хезмәт итү аеруча әһәмияткә ия, бары тик көчле дәүләт кенә үзен яклый алачак. Тукай районыннан да ел саен язгы һәм көзге чакырылышларда 70тән артык егет хәрби хезмәткә китә.