Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Антибиотиклар зыян салмасын, дисәң...

Табиб бу чорда туклану буенча киңәшләр бирә.

Эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова антибиотиклар белән дәваланырга мәҗбүр булган кешеләргә туклану буенча файдалы киңәшләрен бирә. Табибә белдерүенчә, барыннан да элек, көн саен кимендә бер литр су эчәргә кирәк, чөнки ул иң яхшы детоксикант санала.

Шулай ук, антибиотиклар белән дәвалау вакытында бавырга авырлык китерә торган ризыкларны төшереп калдырырга кирәк. Болар — майлы, кыздырылган, маринадланган, тозлы һәм ысланган продуктлар, казылык, майонез һәм башка соуслар, шулай ук табигый җиләк-җимеш соклары.
Моннан тыш, табибә бу чорда сарымсак һәм суган куллануны да чикләргә киңәш итә.

Организмга эчәклектә файдалы һәм зарарлы микроорганизмнар балансын саклый һәм тергезә торган әче сөт продуктлары ярдәм итә ала.

Шулай ук көн дә яшелчә ашарга, ул 400 граммнан да ким булмаска (ә 600 грамм тагы да яхшырак) тиеш. Табибә яшелчәләрне яхшылап чәйнәргә киңәш итә. Антибиотик кулланганда кызыл уылдык, төрле балыклар (минтай, ставрида, скумбрия, сыла, чуртан һәм горбуша), кальмар, йомырка, соя, шулай ук чикләвекләр: миндаль, фисташка, арахис, әстерхан чикләвеге, фундук, кунжут ашау файдалы, чөнки аларда метионин бар.

Шулай ук организмга майсыз эремчек, сырлар, күркә һәм тавык ите ярдәм итәчәк.

Фото: flot2017.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев