Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ана булырга психологик әзерлек»

«Яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча идарә тармаклары арасында хезмәттәшлек итүне оештыру» технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Тукай үзәк район хастаханәсендә» халыкка хезмәт күрсәтү үзәге «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән Каюм кызы «Ана булырга психологик әзерлек» дигән темага дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты йөкле хатын-кызларның яңа социаль рольны кабул итәргә булышу, җиңел бала табуга һәм яхшы вакыйгаларга ышаныч күтәрү. Дәреснең төп бурычы - хатын-кызларның йөклелекне ничек кичергәнен ачыкларга, психоэмоциональ хәлне тотрыклыландыру өчен файдалы ысуллар белән таныштыру, социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында мәгълүматны бирү.

Дәрес башында йөкле хатын-кызларга «Минем йөклелек» (Филиппова Г.Г.) дигән тест үтәргә тәкъдим ителде аның максаты йөклелекне ничек кичергәнне ачыкларга. Аннан соң психолог йөклелек белән бәйле үз хисләрен аңларга һәм кабул итәргә рекомендацияләр, психологик белемнәр бирде. Чарада Тукай муниципаль районының 12 йөкле хатын-кызлары актив катнашты һәм алар алга таба мондый дәресләргә йөрергә теләкләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев