Җәмәгать транспортында юл йөрү өчен банк карталары белән түләү туктатылды
Яңалыклар

Җәмәгать транспортында юл йөрү өчен банк карталары белән түләү туктатылды

Пассажирларга мөмкин булганча акчалата яки QR-код ярдәмендә түләргә киңәш ителә.

Яр Чаллы җәмәгать транспортында юл йөрү өчен банк карталары белән түләү вакытлыча туктатылды. Өзеклек автобус һәм трамвай валидаторларына кагылды. Бу хакта шәһәр администрациясе үзенең рәсми телеграм-каналы аша хәбәр итте.

 Хөрмәтле пассажирлар! Техник сәбәпләр аркасында юл йөрү өчен түләүнең автоматлаштырылган системасы операторында вакытлыча автобус һәм трамвай валидаторларында банк карталары белән түләү мөмкин түгел, — диелә хәбәрдә.

Пассажирларга мөмкин булганча акчалата яки QR-код ярдәмендә түләргә киңәш ителә.

Чыганак:Реальное время

ФОТО:Реальное время

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев