Алабугада чираттагы Спас ярминкәсе оештырыла
2-4 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә халык сәнгать осталары һәм декоратив-гамәли иҗатының VI Бөтендөнья Спас ярминкәсе үтәчәк. Әлеге чара, чын мәгънәсендә, колачлы уза һәм илебезнең күп милләтле халкын берләштерә алырлык зур бәйрәм. Спас ярминкәсе кысаларында кыңгырау чыңлату фестивале дә үткәрелә. Монда Екатеринбургтан, Самарадан, Ижаудан, Камышиннан, Алексеевскийдан килгән, шулай ук Алабуга сәнгать...
2-4 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә халык сәнгать осталары һәм декоратив-гамәли иҗатының VI Бөтендөнья Спас ярминкәсе үтәчәк. Әлеге чара, чын мәгънәсендә, колачлы уза һәм илебезнең күп милләтле халкын берләштерә алырлык зур бәйрәм.
Спас ярминкәсе кысаларында кыңгырау чыңлату фестивале дә үткәрелә. Монда Екатеринбургтан, Самарадан, Ижаудан, Камышиннан, Алексеевскийдан килгән, шулай ук Алабуга сәнгать осталары, иҗади коллективлары чыгыш ясар дип көтелә.
Моннан тыш Алабуганың истәлекле урыны - Шишкин буасы биләмәсендә осталар шәһәрчеге дә эшләячәк. Әлеге мәйданчыкта осталар теләге булган һәр кешене кәрҗин бәйләргә һәм үз куллары белән сувенир ясарга өйрәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев