Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актанышта Татарстанның Беренче Президенты кубогына көрәш ярышлары үтте

Актаныш шәһәрендә татар-башкорт милли көрәше буенча республиканың Беренче Президенты кубогына ярышлар үтте. Анда 1998-2000 елгы егетләр катнашты. Турнирда 50 команда составында барлыгы 416 көрәшче көч сынашты. Районыбыз данын ярышларда Бикләннән Фәнил Әхмәтшин, Радик Дусманов, Айнур Сөләйманов, Мәләкәстән Артем Артемьев, Станислав Адамов, Круглое Поле поселогыннан Дмитрий Әгълиуллин, Теләнче Тамактан Раушан Зарифуллин...

Актаныш шәһәрендә татар-башкорт милли көрәше буенча республиканың Беренче Президенты кубогына ярышлар үтте. Анда 1998-2000 елгы егетләр катнашты. Турнирда 50 команда составында барлыгы 416 көрәшче көч сынашты. Районыбыз данын ярышларда Бикләннән Фәнил Әхмәтшин, Радик Дусманов, Айнур Сөләйманов, Мәләкәстән Артем Артемьев, Станислав Адамов, Круглое Поле поселогыннан Дмитрий Әгълиуллин, Теләнче Тамактан Раушан Зарифуллин һәм «Татарстан» совхоз поселогыннан Илназ Гайнетдинов яклады. 70 килограмм авырлыкта көрәшчеләр арасында Радик Дусманов III урын яулады. Район командасы исә 50 команда арасыннан 8 урынга лаек булды, дип хәбәр иттеләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев