Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агачлар утырттылар

Теләнче-Тамак авыл җирлегенә караган Останково авылында ылыслы агачлар утырту өмәсе булып узды. Авыл кешеләре аларны элеккеге алпавыт Останковлар яшәгән усадьба биләмәләренә утырттылар. Барысы 200 нарат һәм карагай үсентеләре утыртылды.

Останково авылында әлеге алпавытлар яшәгән урында парк булдыру эшләре башланып китте, дисәк тә була. Уфа губернасының Минзәлә өязенә караган бу авылда элек үзенә күрә бер эре үзәк булган. Тарихи документлардан күренгәнчә биредә дини уку йорты, хастаханә, чиркәү эшләп килгән. Шушында Останков нәселләренең җир белән идарә итү конторасы да урнашкан. Шулай ук тирә-як авыллардан бирегә кибетләргә, чәчүлек орлык сатып алырга йөргәннәр. Әммә Останководагы мәчет бүгенге көнгә кадәр торгызылмаган, киләчәктә дә анысын да төзекләндерергә алынырлар, дип көтелә.
                         
 фотосурәт Теләнче тамак авыл җирлегеннән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев