Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

71 яшьлек бабай хатынын үтергән

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Понамарев узган атнадагы оператив хәлгә нәтиҗә ясады һәм түбәндәге фактларгы тукталды.

Круглое Поле поселогында 71 яшьлек бабай хатынының тәнен җәрәхәтли. Алынган яралардан 70 яшьлек әби җан бирә. 
Шушы ук поселокта 31 яшьлек ир-ат исерек хәлдә урам фонарьларына зыян китергән. Ул барысы җиде яктырткычны ваткан. 
Новотроицкое авылында яшәүче 42 яшьлек ир-ат Яр Чаллыда яшәүче 31 яшьлек ир-атка үтерү белән янаган, шулай ук тәнен җәрәхәтләгән. Бу хәл Суровка поселогында булган. 
Ә Яңа поселогында яшәүче 27 яшьлек ир-ат үзенең 37 яшьлек апасын үтерү белән куркыткан.
Билгеле булмаган зат «Кама-Бекон» предприятиесеннән чыбык һәм аккумулятор батареялары урлаган. 
Калмаш авылында яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз исә мошенниклар кармагына эләккән. Сочи шәһәрендә ял итү өчен арендага йорт бирәм дигән шалтыратучының ВТБ-24 картасына ул беренче кертемне күчергән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев