Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2030 елга БДИ нәтиҗәләрен тикшерүне ясалма интеллектка йөкләргә мөмкиннәр

Ясалма интеллект имтихан эшләрен тикшергән вакытта субъективлыктан качарга ярдәм итәчәк.

2030 елга БДИ нәтиҗәләрен тикшерү белән ясалма интеллект шөгыльләнергә мөмкин, дип белдерде Педагогик үлчәнешләр федераль институты директоры Оксана Решетникова. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Бу вакытта ясалма интеллект чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан нәтиҗәләренә бәя бирерлек дәрәҗәдә үсеш кичергән булыр дип көтелә.

«Без имтиханның үзгәрергә тиешлеген аңлыйбыз, иң мөһиме, ул система үсешенең гомуми контекстында үзгәрергә тиеш», - диде Решетникова.

Хәзерге вакытта БДИ нәтиҗәләрен тикшерү белән 40 мең белгеч шөгыльләнә. Ясалма интеллект аларның эшен җиңеләйтәчәк, шулай ук имтихан эшләрен тикшергән вакытта субъективлыктан качарга ярдәм итәчәк.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев