2026 елда «Кадрлар» проекты кысаларында бушлай укырга мөмкин булган һөнәрләр исемлеге расланды
Яңалыклар

2026 елда «Кадрлар» проекты кысаларында бушлай укырга мөмкин булган һөнәрләр исемлеге расланды

«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 2026 елда бушлай яңадан укыту өчен һөнәрләр исемлеге расланды, дип хәбәр итә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.

Эш эзләүчеләр өчен 186 һөнәр буенча укыту каралган, ә махсус хәрби операция ветераннары өчен исемлек 213  белгечлекне үз эченә ала. Исемлек хезмәт базарындагы актуаль ихтыяҗлар, федераль ведомстволар һәм төбәкләр тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылган.

Программа яңа һөнәр алуны да, квалификация күтәрүне дә күздә тота. Исемлектә техник, транспорт, сәнәгать, медицина, IT, хезмәт күрсәтү һәм иҗади юнәлешләрдәге белгечлекләр бар. Шулай ук агрономия, инженерлык, медицина һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә яңадан әзерлек узу мөмкинлеге дә каралган.

человек, проверяющий сообщение о финансах или налогах в мобильном приложении

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев