Гөл кадерен былбыл белер
Көчсезләрдән көчсез ни көчсез дисәләр, милләтнең бөек шәхесләре алдында каләм көчсез, дияр идем мин. Аларның иҗаты, үткән гомере, эшләнгән эшләре алдында сүз дә кодрәтсез кебек. Бу язмада һич кенә дә Илһам Шакировның иҗатына бәя бирергә җыенуым түгел - халык аңа күптән үз бәясен биргән инде. Тик хәтеребез саекмасын өчен үткәннәргә кабат әйләнеп кайтулар кирәк әле, кирәк.
(Язма кыскартып бирелде)
...Язмыш аны башыннан сыйпап кына үстермәде, каккалап-суккалап шактый сынады. Төн уртасында, лесник күрмәгәндә, чабаталык юкә эзләп урманга сыенган балачагы әле дә мөлдерәп карап тора кебек. Юкә булса, чабата үрелә; чабата сатылса, тамак төбенә ризык заты эләгә дигән сүз. Янәшәдә әти булсамы?… Гомер буе әрнеп торачак тәүге яраны нәкъ менә ятимлек камчысы татытты да инде. Әткәй дигән кадерле сүзне авыз тутырып әйтү бәхете тәтемәде шул. Алты баланы кочагына сыендырып, җавапсыз сорау белән күзгә-күз калган Нуриәсма апаның төпчегенә - Илһаметдиненә нибары ике яшь иде.
«Халык дошманы». Шушы ярлык белән төрмәгә озатылган Гыйльметдин агай сөеп туялмаган улының киләчәктә «зуп-зур Илһам» буласын күз алдына да китермәгәндер. 1937 елның 8 октябре - бөтенләйгә булган аерылышуның тәүге көне. Минзәлә шәһәрендә, Татарстан АССР Югары Судының махсус коллегиясендә Г.Шакировны «совет властена дошманнарча карап, троцкий- чыларны яклап, советка, колхозга каршы контрреволюцион агитация алып баруда» гаеплиләр. Янәсе, ул колхоз җыелышында да шундый агитация ясаган. Кыр эшләре вакытында техниканы махсус рәвештә ватык калдырып ремонтлаган. Әлеге җинаятьләр шаһитлар тарафыннан да «раслангач», аны 8 елга ирегеннән һәм тагын 3 елга сайлау хокукыннан мәхрүм итәргә, дигән карар чыгаралар. Бу - 1938 елның 8 июне була. Гыйльметдин Шакиров, илле яше туларга ике ай калгач, хезмәт белән төзәтү колониясендә 1944 елның 4 мартында дөнья куя. Бары тик 1972 елның 22 ноябренда гына бу хөкем карары юкка чыгарыла, РСФСРның Югары Суды Президиумы җинаять эшен туктата һәм Г.Шакиров тулысынча аклана.
Язмышларны кабат язып булса, Гыйльметдин агай үзенең туган авылы Таулыктан кубарылып, Яңа Бүләккә килеп нигез салыр иде микән?… 1927 елда гына оешкан өр-яңа авылда оста куллы тимерче ничек артык булсын - бишкуллап каршылаганнар аны. Белемле, укымышлы, эшкә оста ир-егетнең алачыгыннан кеше өзелмәгән. Күрәсең, тырнак астыннан кер эзләүчеләр дә булмый калмагандыр. Үз гомереңне сакларга тырышу теләге кемнәрне генә, нинди генә юлга этәрмәгәндер - Гыйльметдин агай әнә шул дәһшәтле еллар корбаны була.
Нуриәсма апаның сыңар канаты астында алты бала - Имаметдин, Гыйльмисафа, Зәйнәп, Гөлсем, Кыяметдин, Илһаметдин. Көнне төнгә ялгап, тешне кысып гомер кичерер өчен Ходай үзе көч бирсә генә инде…
...Беркөн, әнә, класс белән урманга баргач, ялгыз гына калып, эчкәрәк керде дә, кеше юклыктан файдаланып, кычкырып җырлап җибәрде. Ишетми калмаганнар икән, укытучы апалары, «матур җырладың» дип, башыннан сыйпады. Шуннан соң мәктәптә дә җырлата башладылар үзен.
«Беренче класста укыган чак иде, чыршы бәйрәме үткәрергә җыендылар шулай. Клубка халык җыелды, иң соңыннан мине җырлаттылар. Концерт бетүгә иптәш малайлар яныма килеп: «Син җырлаганда әнкәйләр елап утырды», димәсенме. Җир тишегенә кереп китәргә әзер идем шул чакта. Кешеләрне елаткач, шәп түгел бит инде, дип уйлаганмындыр, мөгаен. Ул апалар бәлки мине кызганып елаганнардыр инде, бәлки сугыштагыларны искә төшергәннәрдер… Өйгә кайткач, әнкәй дә: «Бигрәк моңлы бала булдың инде», дип елап алды».
Яңа Бүләк мәктәбен тәмамлап, 12 чакрымдагы Теләнче Тамак урта мәктәбендә укый башлагач, Илһамга кушылып һәр сукмак, һәр агач җырлый башлады. Басулар җырлый, тургай кушыла.
«Сиңа артистлыкка укырга кирәк», диделәр. Илһамны исә Алабуга пединституты үзенә тарта. Укытучы булырга исәп! Математиканы, физиканы су урынына эчә; ике авыл арасын җәяүләп яки чаңгыда үтә торгач, спорт буенча да алдынгылыкны бирми башлады.
Киң күңелле тоелган Алабуга гына егетне зарыгып көтеп тормаган икән… Ул чагында имтихан алган Люстик фамилияле немец белән соңыннан да очраштыра әле язмыш. Еллар үтә, Илһам Шакиров дигән артистны Алабуга пединститутына кичәгә чакыралар. Шул чагында әлеге әфәнде егет янына килеп гафу үтенә: «Сез имтиханда бишлегә түгел, алтылыга язган идегез. Тик ике сәбәп аркасында сезгә югары билге куярга ярамады: беренчедән, без иң беренче чиратта педучилищеның чыгарылыш студентларын кабул итәргә тиеш идек. Икенчедән, сезнең анкетада халык дошманы улы булуыгыз күренеп тора иде». Монысы - соңыннан. Әлегә… Алабугадан биштәрен асып чыгып киткән егет Казанга юл тотар. Казан урамында авылдашлары очрар да, аны музыка училищесына алып барыр; училище директоры Ильяс Әүхәдиев, укулар башланган булуга карамастан, гап-гади авыл малаена ышаныч белдерер, «тыңлап карагыз әле» дип, укытучыларга тәкъдим итәр; шулай итеп ул студент булыр… Әлегә ул бер капчык сохариен күтәреп, кешелеккә дигән костюмы салынган чемоданын тотып, алай-болай армияга алсалар дип, иске киемнәрен киеп, пристаньга юнәлә. Ак пароходта ак күңеллеләр генә түгел шул: бар «байлык» - паспорт та, костюм да караклар кулында юк була.
Бер яманның бер яхшысы дигәндәй, училищеда аны киеменә түгел, акылына карап каршы алалар. Аккомпанементсыз гына берничә татар халык көен җырлап күрсәткән егет берсүзсез укырга кабул ителә. Профессиональ җырчы булу өчен бик күп күнекмә алырга, музыка теориясен, тарихын өйрәнергә кирәк була. Беренче курсны тәмамлауга ук аны консерваториягә күчерәләр.
Студент елларында ук Илһам Шакиров дигән җырчы егет халык мәхәббәтен яулый башлый.
Радиода - Аның җырлары. Тамашачы шулар белән яши, шуларны тыңлап илаһи моңнан әсәрләнә, шуларга кушылып җырлый, елый, уйлана. Бу уңайдан шул чорда Илһам абыйга атап язылган бер хатка күз салу урынлы булыр дип уйлыйм. «Иптәш Илһам Шакиров, сезнең телевидение аша булган чыгышыгызны тыңлап, тавышыгызга сокландык, әмма репертуарыгыздан канәгать булмадык. Борынгы татар халык җырлары үзләренең озынлыгы һәм тирән халәтләрне чагылдыру белән аерылып тора… Кешеләр бит радио-телевидение янына ял итәргә, сезнең тавыштан ләззәт алырга утыралар. Әмма бу борынгы авыр җырлар яңгыраганда, рәхәт ял урынына, сезнең белән бергә кичерешләргә керә башлыйсың».
Заманында Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская да үзенең ихлас сүзен ирештерә Илһам абыйга. И.Шакировның «Җирән Кашка»,«Сәгать чылбыры», «Мәхәббәтем» җырларын тыңлагач, С. Волжская, аның янына килеп: «Улым, тавышың бик моңлы икән. Сәхнәдә үзеңне тотышыңда да бер сабыйлык, нарасыйлык бар. Шуны гомерең буе югалтма», дип, аркасыннан сөя. Консерваторияне тәмамлап, 1960 елда Татар дәүләт филармониясенә аяк басканнан бирле Илһам абыйның сәхнәдән төшкәне юк. Аның исеме хезмәт юлының тәүге елларында ук Татарстан чикләрен узып китә. Гастроль арты гастроль: Мәскәү, Ленинград, Таллинн, Пермь, Тбилиси, Баку, Сәмәрканд, Омск, Новосибирск… Саный китсәң, ул чактагы Советлар Союзының бөтен почмагын телгә алырга туры килер иде.
Хөкүмәт концертларының берсе дә Илһам абый катнашыннан башка үтми.
Татарлык чабудан тарткандырмы, «кара мөһер» сугылган булу үзенекен иткәндерме, әллә башка сәбәпләрме - 1968 елда Финляндиядә булуны исәпкә алмаганда, чит илләрдә татар моңын үз авызыннан яңгырату эләкми Илһам абыйга. Финляндиягә исә Хельсинки университеты профессоры, милләттәшебез, Тукай җәмгыятен оештыручы Гомәр Таһир чакыруы буенча, бер төркем артистлар юл тота. Аларны дәүләт башлыгы Урхо Кекконен да кабул итеп, җылы теләкләрен юллый. Бу сәфәр Илһам абый күңелендә аерым бер урын алып тора. Шуны раслар өчен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Фирдәвес Хәйруллина (мәрхүмә) истәлегеннән бер өзек китерергә телим. «Ул Финляндиядән бик үзгәреп кайтты. Фотолар күрсәтте. Андагы милләттәшләр белән очрашу нык тәэсир иткән үзенә дип уйлап та өлгермәдем, ул кулына бер фотоны аерып алды да: - Ә менә бу- минем Рәхиләм! - дип, сөйкемле дә, матур да кыз сурәтенә текәлде. Әйе, «минем Рәхиләм» диде. Сердәшенә бик зур, бик кадерле серен сөйләгән сыман, бәхет-мәхәббәтен табу куанычы белән уртаклашкандай әйтте ул моны… Әмма ул чакта, тагын 34 елдан соң бу мәхәббәтнең очрашу шаһиты да булырмын дип башыма да китермәгән идем мин. Без бер төркем Камал театры артистлары һәм Илһам абый Финляндиягә баргач булды бу очрашу. Аларның күрешүләре! Бер-берсенә караганнар, куллары кулга тоташкан. Рәхилә буйга кечерәк икән, йолдызларга караган күк, Илһам абыйга текәлгән, ә үзе көзге яфрак кебек калтырый. Илһам абый тыныч булырга тырыша, әмма булдыра алмый. Аннары ул бөтенебез алдында Рәхиләнең иңнәренә бүләккә алып килгән ак шәлен салды. Аларга карап безнең күңелләр шундый тулды ки, нидер үзгәртәсе, гомер агышын кирегә борып, язмыш ялгышларын төзәтеп, яшьлекләренә кире кайтарасы, бәхетле итәсе килә иде үзләрен».
...Аның турында нинди генә риваятьләр, легендалар, мәзәк хәлләр йөрми! Аларның барсында да җырчының тамашачыга булган хөрмәте, ихтирамы ассызыклана. Бер генә очракны мисал итеп китерик. Әстерханда, Идел уртасындагы бер утрауда Яңа Болгар дигән татар авылы бар икән. Шунда концерт булырга тиеш. Әллә язгы ташу, әллә көзге юка боз тарткан чак - кичүдә көймә ише бер нәрсә дә юк. Илһам абый боздан бозга сикерепме, боз өстенә такта куепмы, авылга вакытында барып җитә, концертны өзми. Аны якыннан белгәннәр әйтүенчә, Илһам абый кайда гына чыгыш ясарга җыенмасын, беркайчан да «микрофон буламы, күпме түлиләр» дип кызыксынмый. Җырларын юлдаш итеп ала да, гомерлек тәхете - сәхнәгә юл тота…
Шунысы гаҗәп: «йолдызлар» белән шыгрым тулы татар җыр сәнгатендә аңа алмашка килердәйләр генә күренми… «Татарның бүтән Илһамы булмас шул». Янәшәдә утырган ак яулыклы ханымның сүзләреннән кинәт кенә сискәнеп киттем. Дөрес әйтә түгелме? Менә бит, ике сәгатькә якын концерт карап утырабыз, бер генә җыр да тыңламадык әле. Чып-чын җыр диюем. Барысы да бар: салават күпере төсләренә күмелгән сәхнә дә, заманча җиһазлар да, күз явын алырлык киемнәр дә, берсеннән-берсе чибәр кызлар, егетләр дә. Барысы да бар һәм берни дә юк.
Хәтеремдә Мөдәррис Әгъләмнең:
Моңы барның йөрәгеннән
Һәрвакыт җылы чыгар -
Үзе туңар,
Үзе туңар… – дигән шигъри юллары яңара. Гомере халык язмышы, халык тарихы белән үрелеп барган җаннарны халык үзе генә җылыта ала, үзе генә…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев