Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңел атлетика буенча яшүсмерләр ярышты

Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» спорткомплексында җиңел атлетика буенча Тукай районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үтте. Анда 2000-2001, 2002-2003, 2004-2005 елгы малайлар һәм кызлар катнашты. Ярышларда районның төрле мәктәпләреннән килгән 8 команда, шул исәптән 104 катнашучы көч сынашты. Балалар 50 һәм 500 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү кебек ярышларда...

Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» спорткомплексында җиңел атлетика буенча Тукай районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үтте. Анда 2000-2001, 2002-2003, 2004-2005 елгы малайлар һәм кызлар катнашты. Ярышларда районның төрле мәктәпләреннән килгән 8 команда, шул исәптән 104 катнашучы көч сынашты. Балалар 50 һәм 500 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү кебек ярышларда үзләрен сынап карады. 50 метрга йөгерү буенча Марат Дистановка (Бәтке), Илшат Сәетгәрәевкә (Круглое Поле), Гадел Кыямовка (Иске Абдул) тиңнәр булмады. Алар үз яшь категорияләре буенча беренче урыннарны яуладылар. 500 метрга йөгерүдә иң-иңнәр рәтендә - Данир Нуретдинов (Мусабай-Завод), Ринас Нуриев (Биклән), Гадел Кыямов (Иске Абдул). Озынлыкка сикерүдә яхшы нәтиҗәне Марат Дистанов (Бәтке), Ирек Гыйниятуллин (Күзкәй), Әмир Шакиров (Биклән) күрсәттеләр.

Кызлар арасында 50 метрга йөгерү буенча беренчелектә - Эльвина Мөхәммәтшина (Борды), Милена Хәкимова (Мус.Завод), Алина Чурахина (Мус.Завод). 500 метрга йөгерүдә исә үз яшь категорияләре буенча Эльвира Җиһангировага (Биклән), Алсу Җәләевага (Бәтке), Миләүшә Хакимовага (Мус.Завод) тиңнәр булмады. Озынлыкка сикерүдә беренче урында - Эльвира Җиһангирова (Биклән), Илвина Гыймранова (Бәтке), Аделина Петрова (Мус.Завод), дип хәбәр иттеләр безгә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт җиңел атлетика