Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тагын бер җиңү!

22-24 январь көнне Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге чарада 38 команда вәкилләре көч сынашты. Үз авырлык категорияләрендә 2001 елгы Илназ Рамазанов (75 кг), 2005 елгы Нияз Сәрвәров (50 кг) беренче урынга лаек булды. 

Илназ Рамазанов бүгенге көндә билбау көрәше буенча спорт мастеры һәм көрәш буенча спорт мастеры исеменә кандидат. «Көндәшләр көчле иде, аеруча Түбән Кама, Мари-Элдан килгән егетләр белән көрәш җитди булды. Карантин вакытында ярышлар үткәрелмәү сәбәпле, тренировкага күбрәк игътибар бирергә, ныклы әзерлек белән килергә мөмкинчелек булды», – дип уртаклашты Илназ.
Егетләр Тукай районы спорт мәктәбенең Биклән бүлекчәсендә югары квалификацион категорияле тренер Марат Мөхәммәдиев җитәкчелегендә шөгыльләнә. Хәзер алар февраль аенда узачак Муса Җәлил исемендәге турнирга әзерлек белән мәшгуль.

/ Рәфкать Билданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев