Якты юл
  • Рус Тат
  • Шахмат-шашка уеннарында көч сынаштылар

    Өлкәннәр ункөнлелеге уңаеннан Теләнче Тамак авылында район күләмендә шахмат-шашка уеннары узды. Шашкалар буенча ир-атлар арасында I урынны - Я. Ганиев (Теләнче Тамак) яулады, II урында - Н. Дячков (Круглое Поле), III урынга З. Хәмидуллин (Мусабай-Завод) чыкты. Хатын-кызлар арасында призлы урыннарны Ф. Сәгыйдуллина (Иске Дөреш), Я. Зыятдинова (Теләнче Тамак) һәм Ф....

    Өлкәннәр ункөнлелеге уңаеннан Теләнче Тамак авылында район күләмендә шахмат-шашка уеннары узды. Шашкалар буенча ир-атлар арасында I урынны - Я. Ганиев (Теләнче Тамак) яулады, II урында - Н. Дячков (Круглое Поле), III урынга З. Хәмидуллин (Мусабай-Завод) чыкты. Хатын-кызлар арасында призлы урыннарны Ф. Сәгыйдуллина (Иске Дөреш), Я. Зыятдинова (Теләнче Тамак) һәм Ф. Фәхретдинова (Мусабай-Завод) алдылар.
    Шахмат уены нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында I урынга - К. Овчинников (Теләнче Тамак), II урынга - Р. Хәбибуллин (Теләнче Тамак), III урынга Н. Дячков (Круглое Поле) лаек булдылар. Хатын-кызлардан I урында - Я. Зыятдинова (Теләнче Тамак), II урында - Ф. Сәгыйдуллина (Иске Дөреш).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: