Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районның форпост отрядлары үз көчләрен сынап карады

2015-2016 уку елларында районыбызда 25 җәмәгать тәртибен бозуга каршы профилактик һәм форпост отрядлары эшләп килә. Барысы бергә анда 201 бала йөри. Әлеге отрядлар арасында ел саен республикада махсус конкурс үткәрелә. Бәйгенең муниципаль этабы кысаларында безнең районнан 14 мәктәп үз көчләрен сынап карарга ният белдерде.

5 команда, шул исәптән Бәтке («Альтаир»), Борды («Фортовые ребята»), Калмаш («Подросток»), Күзкәй («Школьный дозор») һәм Мәләкәс («Орлы») мәктәбе укучылары конкурсның икенче турында катнашты. Калмаш мәктәбендә оештырылган финал өлешендә исә әлеге командалар үз көчләрен сынап карады. Жюри әгъзалары, ә аның составына кергән район мәктәптән тыш эшләр бүлеге җитәкчесе С. Сәйдәшева, район балалар оешмалары кураторы Г. Закирова, Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча өлкән инспекторы Н. Ямбулатов, балигъ булмаганнар комиссиясе һәм аларның хокукларын саклау буенча район бүлеге сәркатибе Г. Миннекаева, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең белгече Г. Гаффарова, Яңа поселогының тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәнен укытучы П. Федотов катнашучыларга үз бәяләрен бирә барды.

Республикакүләм конкурсның финал өлешендә катнашучы командалар иҗади формада үзләренең отрядлары турында сөйләде, интеллектуаль конкурс кысаларында үз хокукларының һәм бурычларының белү дәрәҗесен күрсәтте, шулай ук стройга маршировка ясады. Нәтиҗәдә беренче урын Мәләкәс авылының укучыларына бирелде. Икенче урында Калмаш мәктәбе яшүсмерләре калды. Өченче урын исә Күзкәй мәктәбе яшьләренә тапшырылды.

Гөлнара Закирова,
район балалар оешмалары кураторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев