Якты юл
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Кубогына көрәш үтте

    31 гыйнвар көнне Сосновый Бор поселогының спорт залында татар-башкорт милли көрәш буенча Тукай муниципаль районы башлыгы Кубогына ярышлар үтте. Анда 1998-1999, 2000 һәм аннан да яшьрәк булган егетләр арасында узды. Ярышларда районның 13 мәктәбеннән 109 спортчы көч сынашты, шулай ук Минзәлә районыннан 1 җыелма команда да килгән иде. Командалар беренчелеге...

    31 гыйнвар көнне Сосновый Бор поселогының спорт залында татар-башкорт милли көрәш буенча Тукай муниципаль районы башлыгы Кубогына ярышлар үтте. Анда 1998-1999, 2000 һәм аннан да яшьрәк булган егетләр арасында узды. Ярышларда районның 13 мәктәбеннән 109 спортчы көч сынашты, шулай ук Минзәлә районыннан 1 җыелма команда да килгән иде. Командалар беренчелеге нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: I урынны Биклән (тренеры М. Мөхәммәдиев), II урынны Мәләкәс (В. Артемьев) мәктәпләре укучылары яулады. III урында - Иске Абдул (А. Минулин) мәктәбе укучылары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: