Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Милләтләр кроссы – 2014» спорт чарасында 3146 кеше катнашты

20 сентябрьдә, шимбә көнне, Круглое Поле поселогы җирлегендә «Татарстан кроссы - 2014» массакүләм спорт чарасы үтте. Кросста районның барлык авыл җирлекләреннән 3000нән артык кеше катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары да, җитәкчеләр дә, район хакимиятендә эшләүче белгечләр дә, полиция хезмәткәрләре дә актив булды.

Әлеге спорт бәйрәмен район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев ачып җибәрде. Ул катнашучыларны котлап, барысына да уңышлы старт һәм җиңүле финиш теләде. Соңыннан сүзне район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев алды. Ул шулай ук йөгерешкә килгәннәргә яхшы кәеф һәм җиңү теләде.
Йөгерешчеләр төрле озынлыктагы дистанция үттеләр. Кечерәкләр кыска арага йөгерсә, зурраклар ераграк арага чапты. Әлеге спорт ярышларында иң активларның берсе булган район хакимиятенең идарә башлыклары һәм бүлек мөдире 2000 метрлы иң озын дистанцияне үтте, дип хәбәр иттеләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт милләтләр кроссы

2
X