Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мәләкәстә үткәрелгән көрәш ярышларында Биклән спортчыларына тиңнәр булмады

Узган шимбәдә Мәләкәс урта мәктәбе базасында авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры, гер спорты буенча РСФСРның спорт мастеры, татар-башкорт көрәше буенча спорт мастеры Василий Николаев истәлегенә багышланган II ачык турнир узды. Ярышларда Яр Чаллы шәһәреннән, Сарман, Зәй, Алабуга районнарыннан килгән 1998 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчылар көч сынашты. Көндәшләр...

Ярышларны карарга бик күп халык җыелган иде. Мәртәбәле кунаклар һәм хөкемдарлар арасында: муниципаль районның татар-башкорт милли көрәше буенча федерациясе җитәкчесе Ильяс Гыйлаев, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеев, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, көрәш буенча Яр Чаллы шәһәре Сабан туйларында күп тапкырлар батыр булып калган Василий Николаевның улы, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең атаклы көрәшчеләре Фәрит Шәрипов, Петр Анисимов, Мәләкәс авыл җирлеге депутаты, шулай ук күп тапкырлар Сабан туе батыры булып калган Илшат Гыйльметдинов һ.б. бар иде.
Көрәш ике келәмдә барды. Барлык спортчылар зур әзерлек белән килгәннәр, шуңа да көрәш бик киеренке булды. Районыбыз данын әлеге бәйгедә Круглое Поле, Мәләкәс, Биклән, Түбән Суыксу, Теләнче Тамак авыллары, «Татарстан» совхозы, Яңа, Комсомолец поселоклары спортчылары яклады.
Зәй районының Сармашбаш авылыннан килгән көрәшче егет Рөстәм Сәлахов белән сөйләшеп алдым.
- Тиздән миңа 15 яшь тула, көрәш белән 6 яшьтән шөгыльләнәм. Тренерым - олы терәгем, минем булышчым, киңәшчем - әтием Сирень Сәлахов. Ярышлардан соң һәрвакыт бергә утырып сөйләшәбез, чыгышымны кабат хәтердә яңартып, уңай һәм кимчелекле якларын ачыклап нәтиҗә ясыйбыз. Әлегә республика күләмендәге көрәш турнирларында катнаштым. Актаныш, Мамадыш, Биектау шәһәрләрендә узган ярышларда үз көчемне сынап карадым. Алга таба да уй-ниятләрем зурдан, - диде Рөстәм.
Көрәшчеләр арасында Биклән кызы, күптәнге танышым Гөлназ Нурмиеваны күреп алып, аңа да берничә сорау биреп өлгердем.
- Әлеге спорт төре миңа бик тә ошый, ниндидер әйтеп бетерә алмаслык көч, дәрт туплыйм мин аннан. Ярышларда кечкенә энекәшем Нияз катнаша, аның өчен җан атып утырачакмын, - диде миңа Гөлназ.
Шулай ук Биклән авылы көрәшчесе, 15 яшьлек Радик Дусманов белән әңгәмә кордым.
- Мин көрәш белән 12 яшемнән бирле шөгыльләнәм. Моннан тыш, кыш көннәрендә егетләр белән хоккей уйныйбыз, безнең җыелма команда район ярышларында һәрвакыт призлы урыннар яулый. Хоккей буенча тренерыбыз - Ренат Исмәгыйлев, ә көрәш серләренә мине Марат Мөхәммәдиев өйрәтә. Алар белән һәрвакыт уртак тел табып, бергәләшеп эшлибез, - диде көрәшче егет.
- Киләчәгеңне ничек күз аллыйсың? Кем буласың килә? - дип кызыксындым.
- IX сыйныфтан соң берәр көллияткә, я булмаса техникумга керергә исәп бар. Булачак һөнәремне спорт белән бәйләргә уйлыйм, - дип җаваплады Радик.
Көрәш төрле авырлык категорияләре буенча узды, һәрберсендә җиңүчеләр билгеләнде. Ә команда зачетына килгәндә исә, I урынны - Биклән командасы, II урынны - Мәләкәс спортчылары, III урынны Яр Чаллы шәһәреннән килгән җыелма команда яулады.
P. S. Көрәш турнирыннан тулырак фоторепортажны һәм җиңүчеләрнең тулы исемлеген безнең Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт көрәш бәйгесе национальная борьба