19-21 гыйнвар көннәрендә Зәй шәһәрендә көрәш ярышлары буенча II республикакүләм турнир үткәрелде. Ярыш яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында узды. Әлеге чара Зәй муниципаль районының элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган иде. Районыбыз данын 9 спортчы яклап чыкты. 70 килограммга кадәр булган үлчәү категориясендә көрәшеп, Илназ Рамазанов I урынга лаек булды (тренеры...
19-21 гыйнвар көннәрендә Зәй шәһәрендә көрәш ярышлары буенча II республикакүләм турнир үткәрелде. Ярыш яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында узды. Әлеге чара Зәй муниципаль районының элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган иде. Районыбыз данын 9 спортчы яклап чыкты. 70 килограммга кадәр булган үлчәү категориясендә көрәшеп, Илназ Рамазанов I урынга лаек булды (тренеры Марат Мөхәммәдиев). 100 килограмм булган спортчылар арасында үз көчләрен сынап караган райондашыбыз Рәиф Нигъмәтуллин II урында калды (тренеры Тәнзил Хәмәдиев).
Нет комментариев