Көрәшче егет Илназ Рамазанов җиңү арты җиңү яулый
Кояшлы яз айлары Биклән көрәшчеләре өчен аеруча куанычлы көн булып истә калган. Зур саргылт-кызыл көрәш келәмен безгә Биклән урта мәктәбе физкультура укытучысы Ринат Марс улы Исмәгыйлов авыл советы рәисе булып эшләгәндә алып биргән иде. Бу әһәмиятле җиһазның кирәклеген аннан да ныграк кем аңлар соң?! Ул үзе дә бит гомере буе...
Милләтебезнең көчен, гайрәтен билгеләүче милли көрәш белән меңнәрчә ир-егетләр, соңгы вакытта кызлар да бик теләп шөгыльләнә башлады. Мәсәлән, Биклән урта мәктәбе каршында эшләп килүче көрәш түгәрәгенә дә бүгенге көндә кече яшьтәгеләр һәм зурлар түгәрәгендә 18 бала йөри. Балаларның ихтыяр һәм беләк көчен чыныктыручы бу спорт төрен асылда иң тәвәккәл, курку белмәс егет-кызлар сайлый. Килгәндә гади генә күренгән көрәш җиде кат тиреңне «салдыра», сабырлык, тәртип һәм максатчанлык таләп итә. Бу яктан балалар белән шөгыльләнүче тренерның төрле яктан якын килеп, авыр минутларда иңнәренә әтиләрчә кулын сала, кечкенә генә уңышын да күккә чөеп мактый белә торганы кирәктер дә инде. Биклән укучылары остазларыннан бик тә уңды. Тукай районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Марат Минтаһир улы Мөхәммәдиев нәкъ шундыйлардан. Аның әтиләрчә җиңел кулы, тынгысыз йөрәге белән шушы көрәш келәменнән үсеп чыккан Татарстан һәм Россия беренчелеге пьедесталына кадәр күтәрелгән егетләр һәм кызлар турында газета битләрендә гел яктыртып бардык. Марат Мөхәммәдиев башкалабыз Казанда 15-16 һәм 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында узган татарча көрәш буенча Россия беренчелегендә, Татарстан батыры - Илназ Рамазановның Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган иң мәртәбәле бәйгедә абсолют батыр калуын һич кенә дә очраклы җиңү дип атамый. «Илназда зур егетләрдә булмаган үҗәтлек, тырышлык бар», - ди тренер. Әле буыннары да ныгымаган яшь буын белән эшләве бер яктан зур җаваплылык сорый, икенче яктан гаҗәеп кызык һәм мавыктыргыч. Беренче җиңү шатлыкларын, тән авыртуларын оныттырган җиңелү ачысы, күз яшьләре тамган келәм монда ана кочагы да, таяну ноктасы ролен дә үти. Баксаң, бу Илназның яраткан шөгыле нәселдән килә икән. Әлки кызы, әнисе Гөлчәчәкнең ир туганнары бар да танылган көрәшчеләр, батыр-пәһлеваннар булган. Авылда, тирә-юньдә Сабан туе батыры калып дан тотканнар, киң җилкәләре, кыюлыклары белән бөтен кызларны гашыйк иткәннәр. Шундый пәһлеваннарның берсе - Әлки районы Базарлы Матак район үзәгендә гомер кичергән, заманында Казан келәмнәрен дер селкеткән, зур җиңүләр яулап, биек баскычларга күтәрелгән Республика чемпионы Талибулла абый Яруллин ни кызганыч, быел гыйнвар аенда аз гына үзенең 85 яшьлек юбилеена җитә алмыйча бакыйлыкка күчте. Аның призына Әлкидә ел да бөтен республика көрәшчеләре катнашында Талибулла Яруллин призына көрәш ярышлары уза торган иде. Узган ел аның призына оештырылган бәйгедә Талибулла абый үз күзләре белән нәсел данын дәвам итүче туган балалары - Илнур белән Илназның келәмдә нинди осталык белән көндәшләрен күтәреп салуларын зур горурлык белән күзәтте, янына чакырып китереп аларга берничә көрәш серен дә пышылдады әле. Илназның абыйсы Илнур Рамазанов та күп тапкырлар Россия һәм Татарстан данын яклап көрәш келәмнәрендә чыгыш ясаган, зур җиңүләр яулаган батыр, Татарстан чемпионы! Ул ике ел элек Биклән урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, Түбән Кама нефтехимия институтының II курсында белем ала. Илназ ул яктан бик тә бәхетле, аны көрәш серләренә мәктәптә тренеры Марат Мөхәммәдиев өйрәтсә, өйдә Илнур абыйсы «чарлый». Аны хәзер берни дә куркытмый, 4 ай буе шифаханә юлын таптап, авыруын аяктан егып кабат сафка баскан егетнең көнлек расписаниесе билгеле. Ул иртән 6да торып 10 км араны йөгереп кайта, салкын су белән юынып алганнан соң, туган мәктәбенә укырга чаба, кайтып ашап-эчкәч, кечкенә энесе Ильмир белән «көрәшә», кичке сәгать 4тән 8гә кадәр - тренировка. Ул быел IX сыйныфта белем ала, мәктәп, район, республика данын һәм, ниһаять, Тукай районы тарихында беренче мәртәбә Россия беренчелегендә I урын яулаган батыр егеткә афәрин, Илназ, булдырасың, диясе генә кала. Бу урында батыр уллар үстергән әти-әниләре Гөлчәчәк ханым белән Илшат әфәнденең дә кулын кысып рәхмәт әйтәсе килә. Кече уллары кем булыр, абыйлары юлыннан китәрме, күрербез. Келәм үзенең яшь дусларын көтә!
Язма газетага басмага әзерләнгәндә яшь көрәшчебез, район горурлыгы Илназның тренеры Марат Мөхәммәдиев тагын бер күңелле хәбәр җиткерде. Апрель уртасында Актанышта I Президент кубогына узган ярышта үз үлчәү авырлыгында Илназ Рамазанов тагын пьедесталның иң югары баскычына күтәрелгән, республика Көрәш Федерациясе җитәкчеләре кулыннан чираттагы бүләкләрен алган.
- Көрәш малайлардан чын егетләр ясый. Яшьләрне тәрбияләүдә менә дигән тормыш мәктәбе ул. Ә инде җиңү арты җиңү килә икән, бу әле мин инде барсына да ирештем дигән сүз түгел. Батырлык мәйданы киң, Олимпия уеннарында нәкъ менә Илназ кебек нык бәдәнле, көчле рухлы егетләр катнаша да инде. Безнең дә өметләр зурдан, - ди тренер шәкертенең гаҗәеп максатчан, кыю, батыр егет булып үсүенә куанып.
Рәзинә Сәетгәрәева.
P. S. Райондашыбызның күбрәк фотоларын «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев