Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшче райондашларыбызга тиңнәр булмады

Үткән шимбәдә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләрнең иҗат йортында ирекле көрәш буенча ачык беренчелек үтте. Анда 1999-2006 елгы малайлар һәм яшүсмерләр катнашты. Ярышларга Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләрдән барлыгы 200гә якын спортчы килгән иде. Көрәшче - Бәтке егетләребезгә ярышларда тиңнәр булмады. Үз авырлыклары буенча Радик Сәрвәров, Данис Гайнатуллин, Тимур...

Үткән шимбәдә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләрнең иҗат йортында ирекле көрәш буенча ачык беренчелек үтте. Анда 1999-2006 елгы малайлар һәм яшүсмерләр катнашты. Ярышларга Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләрдән барлыгы 200гә якын спортчы килгән иде. Көрәшче - Бәтке егетләребезгә ярышларда тиңнәр булмады. Үз авырлыклары буенча Радик Сәрвәров, Данис Гайнатуллин, Тимур Зарипов, Алмаз Биктимеров I урыннарны яуладылар. Владимир Анисимов белән Андрей Шиляев II урынга чыкты. Илья Николаев белән Вадим Мишустин - III урында. Егетләрнең тренерлары - Фатыйх Галәветдинов белән яңа гына Бәтке мәктәбендә эшли башлаган Фазаил Хөсәинов. Моннан тыш, Круглое Поле егете Азамат Гайнетдинов та районыбызга зур җиңү белән кайтты - I урынны яулады (тренеры - Рафаэль Гыйззәтуллин), дип хәбәр итте тренер-укытучы Фатыйх Галәветдинов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X