Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ирекле көрәш буенча иң-иңнәр Оренбургта билгеләнде. Алар арасында Круглое Поле кызы Камилла Елисеева да бар

Казанда ирекле көрәш буенча республика беренчелегенең сайлап алу ярышлары үтте. Монда районыбыздан тренер Рафаэль Гыйззәтуллинда шөгыльләнүчеләр Камилла Елисеева белән Евгений Якунин (Круглое Поле) III урын алдылар. Бәткедән Николай Хөсәенов (тренеры Фатыйх Галәветдинов), Бикләннән Айнур Сөләйманов (Марат Мөхәммәдиев) шулай ук үз авырлыклары буенча III урынга чыктылар. Сайлап алу турын узган әлеге...

Казанда ирекле көрәш буенча республика беренчелегенең сайлап алу ярышлары үтте. Монда районыбыздан тренер Рафаэль Гыйззәтуллинда шөгыльләнүчеләр Камилла Елисеева белән Евгений Якунин (Круглое Поле) III урын алдылар. Бәткедән Николай Хөсәенов (тренеры Фатыйх Галәветдинов), Бикләннән Айнур Сөләйманов (Марат Мөхәммәдиев) шулай ук үз авырлыклары буенча III урынга чыктылар.
Сайлап алу турын узган әлеге яшьләр Оренбург шәһәрендә оештырылган Идел буе федераль округының беренчелегендә катнаштылар. 1997-1998 елгы спортчы егетләр һәм кызлар арасында Камилла Елисеева III урынга лаек булды, дип хәбәр итте безгә тренер Рафаэль Гыйззәтуллин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X