Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Инвалидлар арасында мини-футбол буенча республика чемпионаты узды

Узган шимбәдә Сосновый Бор поселогы спорт комплексында ДЦП авырулы инвалидлар арасында мини футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.

Ял көннәре спортчыларны аяз күк йөзе, йомшак һавасы белән сөендерде. Әлеге ярышта республикадан алты команда катнашты. Районыбыз командасы составы төрле булса да, әлеге ярышларда бердәмлеге, җиңүгә үҗәтлеге белән аерылып торды. Куады авылыннан Азат һәм Фидания Сафиннар, Керәшен Маҗыны авылыннан Галина Семенова, Түбән Суыксудан Гүзәлия Фарукшина уңышлы чыгыш ясадылар.
Командабызның капкалары сагында Круглое Поле поселогы мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Дамир Җамалов булды. Ул чемпионатның иң яхшы капкачысы буларак барлык команда спортчыларының да хөрмәтен казанды.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә райондашларыбыз дүрт авыл командасы арасында икенче урын яулады. Спортчыларның һәммәсе дә Мактау кәгазьләре һәм медальләр белән бүләкләнде. Райондаш спортчыларыбызның тренеры - Эдуард Владимирович. Ул кыска гына вакыт эчендә спортчыларыбызны ярышка әзерләп җибәрде, аларга рухи көч биреп торды.
Республикакүләм чемпионатны оештыруда район хакимияте, җирле үзидарәнең, барлык район оешмаларының эшен Казан хөкемдарлары уңай бәяләде, канәгать калды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X