Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңел атлетика

Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча район беренчелеге булып үтте. Анда 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар-кызлар катнашты. Ярышларда барысы бергә районнан килгән 17 мәктәп командасы, шул исәптән 140тан артык яшүсмер көч сынашты. Ядрә ыргыту буенча беренчелеккә Диана Хамедова (Мусабай-Завод), Данил...

Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча район беренчелеге булып үтте. Анда 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар-кызлар катнашты. Ярышларда барысы бергә районнан килгән 17 мәктәп командасы, шул исәптән 140тан артык яшүсмер көч сынашты. Ядрә ыргыту буенча беренчелеккә Диана Хамедова (Мусабай-Завод), Данил Кыямов (Мус.-Завод) чыктылар. Озынлыкка сикерүдә Милена Хәкимовага һәм Данир Нуртдиновка (яшүсмерләр Мусабай-Заводтан) тиңнәр булмады. 50 метрга йөгерүдә беренчелекне шулай ук Мусабай-Заводтан Диана Хамедова белән Тимур Фәрхетдинов яуладылар. 300 метрга йөгерүдә исә бикләнлеләр Элиза Куватова белән Ринас Нуриевлар сынатмады. Нәтиҗәдә беренчелеккә Мусабай-Завод мәктәбе укучылары чыкты. Икенче һәм өченче урыннарны Яңа поселогы белән Бәтке мәктәпләре укучылары бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев