Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иң җитез балалар

Яр Чаллы Олимпия резервы спорт мәктәбендә районның 2003 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге үсмерләре арасында җиңел атлетика ярышлары үтте. Анда 19 мәктәптән 118 бала катнашты. 

Ярыш төрләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Ераклыкка сикерүдә кызлар арасында беренче урында Бәткедән Миләүшә Хөснуллина, икенче урында – Бордыдан Регина Вәлиәхмәтова, өченче урында Бордыдан Зилә Әшрәфуллина билгеләнде. Егетләрдән беренче урын Теләнче Тамактан Илмир Миңнехановка, икенче урын – Бәткедән Вадим Мишустинга, өченче урын Түбән Суыксудан Илшат Фәйрушинга бирелде. 
50 метрга йөгерүдә кызлар арасыннан Бикләннән Филия Нурмиева – беренче, Яңа поселогыннан Софья Беседина – икенче, Яңа поселогыннан Регина Иванова өченче килде. Егетләрдән беренче-өченче урыннарны Теләнче Тамактан Илмир Миңнеханов, Яңа поселогыннан Раил Ибраһимов, Иске Абдулдан Гадел Кыямов алды.
300 метрга йөгерүдә Яңа поселогыннан кызлар арасында Софья Бесединага, Бикләннән Софья Верхотурцевага, Бордыдан Регина Вәлиәхмәтовага, егетләр арасында Бәткедән Рөстәм Мөбарәковка, Комсомолецтан Илнур Сәмигуллинга, Комсомолецтан Тимур Тимашевка тиңнәр булмады.
4x150 метр эстафетасында беренче урынны Бәтке мәктәбе, икенчелекне Яңа поселогы, өченче урынны Теләнче Тамак мәктәбе алды.
Командалардан Бәтке мәктәбе җиңүче булды. Яңа поселогы һәм Кнәз мәктәпләре икенче-өченче урынга лаек булдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев