Биклән авылында, футбол ярышлары буенча район беренчелеге үтте. Анда 2001 елда туган һәм алардан да кече булган яшүсмерләр катнашты. Барысы бергә 12 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, беренче урынга Биклән мәктәбе укучылары лаек дип табылды. Икенче һәм өченче урыннарны Кнәз белән Мәләкәс мәктәпләре укучылары бүлеште. Иң яхшы капкачы исемен, Кнәздән Артем...
Биклән авылында, футбол ярышлары буенча район беренчелеге үтте. Анда 2001 елда туган һәм алардан да кече булган яшүсмерләр катнашты. Барысы бергә 12 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, беренче урынга Биклән мәктәбе укучылары лаек дип табылды. Икенче һәм өченче урыннарны Кнәз белән Мәләкәс мәктәпләре укучылары бүлеште. Иң яхшы капкачы исемен, Кнәздән Артем Селянин алды. Иң яхшы яклаучы итеп Бикләннән Ринас Нуриев табылды. Иң яхшы һөҗүмче исемен, шулай ук Бикләннән Илназ Рамазанов яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев