Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Биклән кызы Гөлназ Нурмиева: «Киләчәктә тренер булып балалар белән эшлисем килә»

Спорт, сәламәт яшәү рәвеше дибез. Агымдагы елда гына да Россиядә зур спорт чаралары булып үтте. Үзем мин Сочида үткәрелгән XXII кышкы Олимпия уеннарын кызыксынып карап бардым. Игътибарны бигрәк тә чаңгы ярышлары, хоккей уеннары җәлеп итте. Шулай ук үземнән ике генә яшькә олырак фигуралы шуучы Юлия Липницкаяның бөтен дөнья алдында чыгыш...

- Гөлназ спорт белән кайчан ныклап шөгыльләнә башладың?
- Әгерҗе районы Салагыш авылында туганмын мин. Спорт белән дүрт яшьтән үк шөгыльләнә башладым, шул вакытта мине әниләр гимнастика түгәрәгенә бирделәр. Гимнастика җиңелләрдән димәс идем. Ун ел йөреп, төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар алдым. Ундүрт яшь тулгач, гаиләбез Бикләнгә килеп төпләнде. Монда гимнастиканы дәвам итәрмен дип уйлаган идем, әмма мәктәптә андый спорт төре белән шөгыльләнүче дә, тренер да юк иде. Шуңа көрәш түгәрәге эшләвен белгәч, уйладым да әлеге түгәрәккә йөри башладым. Кызганычка каршы, көрәшкә кызлар йөрмиләр иде, шуңа күрә, бар көчемне җыеп, малайлар белән көрәшеп йөрдем. Тора-бара төрле ярышларда катнашып җиңүләр яуладым.
- Призлы урыннар дигәннән, үзеңнең иң зур җиңүең турында сөйлә әле.
- Район, республика ярышларында бик күп катнашырга туры килде. Ә иң үзенчәлеклесе - Россия күләмендә үткәрелгән Чиләбедәге ярыш булды. Анда мин II урынны алдым һәм спорт мастерлыгына кандидат булдым. Тренерым Марат абый Мөхәмәдиевка рәхмәт әйтәсем килә. Ул мине ярышларга нык әзерләде. Аның таләпчәнлеге аркасында минем дә уңышларым күп.
- Гөлназ, ярышларга әзерлек күп көч һәм системалы рәвештә шөгыльләнүне таләп итә. Укырга да өлгерергә кирәк. «Туйдым, спортны ташлыйм» дигән вакытларың булмадымы?
- Ии, Алмаз, андый чаклар да була инде. Барысына җитешергә кирәк. Ярышларга киткәндә уку да кала, калган дәресләрне үзләштерергә, өстәмә укырга да туры килә. Тик спортка мәхәббәт көчлерәктер инде, шуңа күрә нинди генә кыенлыклар булса да, сабыр итәргә тырышам, спорт дөньясыннан китәсем килми.
- Әти-әниең, туганнарың синең мондый үзенчәлекле спорт төре белән шөгыльләнүеңә ничек карыйлар?
- Әти белән әни миңа спортны ташларга кушалар. Ләкин минем көрәшне ташлыйсым килми. Хәзер алар да күнде инде.
- Гөлназ, тренерың турында ниләр әйтә аласың?
- Минем һәм башка дусларымның тренеры - Марат Минтаһир улы Мөхәммәдиев. Ул безнең ышанычлы дустыбыз һәм әтиебез шикелле. Һәрберебезнең характерын белә, иҗади якын килеп шөгыльләнә. Әгәр авырып китсәк, өйгә килеп яисә телефоннан хәлебезне белеп тора, үзенең киңәшләрен бирә. Нинди генә ярышка әзерләнсәк тә, иң беренче булып, безнең кәефләрне белә, җиңүгә рухландыра. Кешелеклелеге белән беррәттән ул бик таләпчән дә. Күнегүләр ясаганда, җиде кат тиребез чыга, шул вакытта Марат абый авырлыкларга түзәргә кирәклеген, тырышлык булганда гына, зур җиңүләргә ирешеп булачагын аңлата. Аның укучылары арасында зур җиңүләргә ирешкән спортчы малайлар һәм кызлар шактый. Мәсәлән, абыйлы энеле Илнур һәм Илназ Рамазановлар, Радик Дусманов, Айнур Сөләйманов. Гомумән, Марат абый җитәкчелегендә без бер гаилә булып, бер-беребезнең җиңүләренә сөенеп яшибез.
- Ярышлар вакытында синең чыгышыңны без күрә алмыйбыз. Ә менә Сабан туе бәйрәмнәрендә сине бөтен авыл халкы күзәтә. Узган елгы Сабан туенда син әле көрәшеп кенә түгел, ә гер күтәреп тә халыкны шаккаттырган идең. Бу вакытта үзең ниләр кичердең?
- Әйе, Сабан туенда көрәшеп, II урынны алдым. Әле гер дә күтәреп карарга булдым. Җиңел булмады, шулай да бар көчемне туплап эшләдем. Кайбер малайлар да күтәрә алмаган герне күтәргәч, күңелдә ниндидер җиңү хисе барлыкка килде. Бөтен авырлыклар онытылды. Соңыннан: «Ничек шушы кечкенә буең һәм ябык гәүдәң килеш герне күтәрә алдың? Булдырдың! Афәрин, күз тимәсен!» - диючеләр дә булды.
- Спортка, шул исәптән татар көрәшенә мәхәббәт каян килде сиңа? Гаиләгездә зур спорт белән шөгыльләнүчеләр бармы?
- Миңа калса, мин әти юлыннан киткәнмендер. Әтием дә яшь вакытында көрәшче булган. Көчең, сәламәтлегең булганда, нигә көрәшмәскә?..
- Спорттан тыш нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
- Мин гаиләдә иң өлкән бала. Энем һәм сеңлем бар. Әти-әнием эштә вакытларда ашарга пешерергә яратам. Салагышта яшәгәндә, мин сигез ел биюгә йөргән идем. Монда күченеп килгәч, кызганычка каршы, биюгә йөрергә вакыт калмады, үземә яңа шөгыль, яңа дуслар табуыма сөенәм.
- Гөлназ, быел син IX сыйныфны тәмамлыйсың. Сер булмаса, киләчәккә нинди планнарың бар?
- Быел минем өчен аеруча җаваплы чор, чөнки бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырасы бар. Минем укуда да сынатасым килми, шуңа күрә тугызынчыны яхшы билгеләргә генә тәмамлап, спортны дәвам итәсем килә. Киләчәктә тренер булып, балалар белән эшләргә ниятлим.
- Дусларыңа нинди теләкләрең бар?
- Дусларга, сыйныфташларга спорт белән дус булуларын телим. Нык, көчле буласыгыз килсә, спорт белән шөгыльләнегез.
- Гөлназ, кызыклы әңгәмәң өчен рәхмәт. Киләчәктә сиңа зур уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт