Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бадминтон буенча район беренчелеге һәм чемпионаты үтә

13 октябрьдә, шимбә көнне, Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында яшьләр һәм үсмерләр арасында бадминтон буенча район беренчелеге һәм чемпионаты узачак.

Спортчылар дүрт яшь төркеменә бүленеп ярышачаклар: 2001 елда туганнар һәм өлкәнрәкләр, 2002-2004 елгылар, 2005-2007 елгылар, 2008 елгылар һәм кечерәкләр. 
Чара массакүләм олимпия спорт төрләренең берсе булган бадминтон уенын районда популярлаштыру һәм үстерү, бадминтон белән шөгыльләнүчеләрнең спорт осталыгын арттыру, иң яхшы спортчыларны ачыклап, районның җыелма командасын төзү максатыннан оештырыла. Теркәлү иртәнге сәгать 9да була, ярышлар сәгать 10да башланачак.
Авыл җирлекләре Cпартакиадасының тугыз ай нәтиҗәләре буенча хәзергә беренче урында Мәләкәс, икенчедә – Әҗмәкәй, өченче урында Биклән һәм Калмаш командалары бара. Ел ахырына кадәр тагын өстәл теннисы, баскетбол, волейбол, йөзү ярышлары узачак һәм кабат нәтиҗәләр ясалачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев