Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Алга, яшь армиячеләр!» хәрби-спорт уеннары үтте

Үткән атнада Минзәлә шәһәрендә «Алга, яшь армиячеләр!» дип аталган хәрби-спорт уеннары үтте. Әлеге ярышларда районыбыз данын Роза Ананьева җитәкләгән Круглое Поле поселогының җыелма командасы яклады. Яшьләрнең «Патриот» спорт-патриотик һәм чакырылышка кадәр хәзерлек республика үзәге оештырган әлеге уеннарның зона турына килүчеләр бик күп иде. Спортчылар теоретик һәм практик яктан көч сынаштылар....

Үткән атнада Минзәлә шәһәрендә «Алга, яшь армиячеләр!» дип аталган хәрби-спорт уеннары үтте. Әлеге ярышларда районыбыз данын Роза Ананьева җитәкләгән Круглое Поле поселогының җыелма командасы яклады.
Яшьләрнең «Патриот» спорт-патриотик һәм чакырылышка кадәр хәзерлек республика үзәге оештырган әлеге уеннарның зона турына килүчеләр бик күп иде. Спортчылар теоретик һәм практик яктан көч сынаштылар. Чараның теоретик өлешендә уенчылар илебез, республикабыз тарихы, медицина темаларына караган сорауларга җаваплар эзләделәр. Практик өлешендә автоматны сүтеп-җыю, пневматик винтовкадан ату һ. б. шундый күнегүләр эшләүдә ярыштылар.
Районыбыз җыелма командасы да ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Медицина өлкәсе белән бәйле булган «Зыян яки җәрәхәт алучы белән ялгызың гына калсаң» дип исемләнгән бәйгедә II урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт