Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Аҗаган» уйнадылар

Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында «Аҗаган» хәрби-спорт уеннарының финал этабы үтте. Анда Кнәз, Теләнче Тамак, Калмия һәм Яңа поселогы мәктәпләреннән укучылар көч сынашты. Хәрби-спорт уеннары вакытында мәктәп укучылары төрле бәйгеләрдә сынаулар үттеләр. Яшүсмерләр сафта да йөрделәр, хәрби җырлар да башкардылар, АК-74 автоматын сүтеп-җыйдылар, озынлыкка сикерделәр, противогазлар киеп йөгерделәр, пневматик...

Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында «Аҗаган» хәрби-спорт уеннарының финал этабы үтте. Анда Кнәз, Теләнче Тамак, Калмия һәм Яңа поселогы мәктәпләреннән укучылар көч сынашты.

Хәрби-спорт уеннары вакытында мәктәп укучылары төрле бәйгеләрдә сынаулар үттеләр. Яшүсмерләр сафта да йөрделәр, хәрби җырлар да башкардылар, АК-74 автоматын сүтеп-җыйдылар, озынлыкка сикерделәр, противогазлар киеп йөгерделәр, пневматик винтовкадан аттылар. Моннан тыш, интеллектуаль конкурста та катнаштылар, Россия тарихына бәйле булган сорауларга җаваплар эзләделәр. Нәтиҗәдә исә беренчелекне Кнәз мәктәбе укучылары (җитәкчеләре - Виктор Белов) яулады. Яңа поселогы (җитәкчеләре - Павел Федотов) - II, Калмия мәктәбе укучылары (җитәкчеләре - Марат Вәлиев) III урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт