Якты юл
  • Рус Тат
  • Редакция бәйгеләре рубрикасы буенча яңалыклар

    • 12 июль 2019 - 11:30
      Бүләккә – фотосессия
      Газетабызда «Бер мәхәббәт тарихы» дип аталган сәхифә-бәйге барды. Катнашучылар өчен газета укучылар рәсми сайтыбызда үз тавышларын да бирде.
      109
      0
      0
    • 7 июль 2019 - 09:00
      Умартачылар, сез кайда?
      Салкын кыштан соң без зарыгып эссе җәйне көтеп алабыз. Шәхсән үзем тизрәк июль җитсен иде, дим. Ни өченме? Бу ай үзенең юмартлыгы һәм байлыгы белән аерата аерылып тора. Кырда кызарып пешкән җиләк, яңа гына чабып алынган сусыл печән, әле генә аертылган өр-яңа балның хуш исләре – аңлатып бетермәслек ләззәт. Авыл балалары булгангадыр инде, болар барысы да матур хисләр булып кечкенәдән күңел түренә кереп калган.
      171
      0
      0
    • 22 июнь 2019 - 11:30
      Бал бәйрәме
      Менә ул жәй! Якты, җылы кояшы, хуш исле чәчкәләре, җиләкләре, сайрар кошлары белән без көтеп алган шифалы җәй! Табигатьтә һәр тереклек җанланган, яшәргә көч алган рәхәт чак. Сүз дә юк, мәшәкатьләр дә җитәрлек. Кем әйтмешли, кылны кырыкка ярыр чак. Умартачыларны гына алыйк. Иртә яздан, эшсөяр бал кортларын кышкы саклаудан чыгарганнан бирле тынгылыклары юк аларның. Хәзер менә күч аеру чоры. Нечкәбилләрне чак кына күздән ычкындырдыңмы, күз дә иярми очып китәләр. Бал вакытына да озак калмый. Бу чорны да сөенеп тә, бераз борчылып та көтәсең. Көннәр уңай торырмы? Кортлары кай якларга очарлар да, нинди асыл чәчәкләргә кунарлар? Афәтләргә очрамаслармы?
      148
      0
      0
    • 1 март 2019 - 11:30
      «Иң матур җимлек» конкурсында кем җиңүче?
      Газетаның 8 февраль санында «Иң матур җимлек» конкурсын игълан иткән идек. Бәйгедә катнашырга мәктәпкәчә яшьтәге 9 бала теләк белдерде. Катнашучыларның фотолары газетаның инстаграм (yakti_ul) социаль челтәренә куеп барды. Барлык җимлекләр дә бик матур һәм үзенчәлекле иде. Конкурска бүген, 1 мартта, нәтиҗә ясалды.
      359
      1
      6
    • 27 февраль 2019 - 12:10
      Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге
      Круглое Поле поселогы мәдәният йортында «Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге» бәйгесенең сайлап алу туры узды. Анда катнашу өчен 20 февральгә кадәр редакциягә шалтыратып, заявка калдырырга кирәк иде. Барысы 19 чәкчәк ясау остасы катнашырга теләк белдерде. Шуларның 16сы Круглое Поледа үткән беренче турга килде. Аларның hәркайсына үз сыйларын тәкъдим итү мөмкинлеге бирелде.
      430
      0
      3
    • 22 февраль 2019 - 10:30
      «Йолдызлы чәкчәк»тә кемнәр финалга чыгар?
      Бүген газетабыз игълан иткән «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесенең финалистлары билгеле була.
      365
      0
      1
    • 20 февраль 2019 - 10:10
      Концерт-бәйге «Йолдызлы чәкчәк»
      Без игълан иткән чәкчәк бәйгесенә санаулы көннәр калып бара. 22 февраль көнне сәгать 11дә Круглое Поле поселогы мәдәният йортында аның сайлап алу туры үтәчәк.
      312
      0
      0
    • 17 февраль 2019 - 09:35
      Чәкчәк бәйрәменә көтәбез!
      Газетабызның узган санында Тукай районында чәкчәк пешерүчеләр арасында конкурс игълан иттек. Бүгенге көндә бәйгедә катнашырга 15 кеше теләк белдерде. Сайлап алу турына чаклы аларның саны күбрәк тә булыр дибез. Сайлап алу туры 22 февраль көнне сәгать 11дә Круглое Поле поселогының мәдәният йортында үтәчәк. Бу көнне осталар 15 йомыркадан чәкчәк пешереп алып килә. Чәкчәкләрнең тышкы кыяфәте, бизәлеше игътибарга лаек. Һәм, әлбәттә, тәме.  Җиңүченең чәкчәге «телләрне йотарлык» булырга тиеш. Хуҗабикәләр үзләренең эшен матур итеп күрсәтергә, тәкъдим итәргә тиеш була.  Дистәләгән оста кулинарлар арасыннан иң яхшыларын сайлап алырга безгә, әлбәттә, мәртәбәле жюри ярдәм итәчәк. Сайлап алу турыннан соң финалга 7 оста үтә. Алар «Энергетик» мәдәният йортында 4 мартка билгеләнгән шоу-программаның төп геройлары булачак. 
      346
      0
      1
    • 11 февраль 2019 - 11:20
      Фотостудиягә сертификат бүләк итәбез 
      Мәхәббәт Ул үзе иске нәрсә, Ләкин Һәрбер йөрәк аны яңарта, Тиле яшьлек ярты гомерен бирә Аның хисе белән янарга...
      266
      0
      0
    • 8 февраль 2019 - 12:00
      Районда чәкчәкне кем иң оста пешерә?
      Татар халкы гомер-гомергә милли ашлары белән таң калдырган. Көндәлек ризыклары да, кунаклар килгәндә генә табынга чыгара торган тансык сыйлары да булган. Бәйрәмнәргә генә әзерләнә торган иң дәрәҗәле ризык дип татлы чәкчәк хөрмәт казанган. Гасырлар дәвамында бу ризык дәрәҗәсен югалтмый. Әле хәзер дә – никадәр муллык заманында бер генә табын ашы, бәйрәм, туй да бу милли ризыгыбыздан башка үтми. Ул халкыбызның холкы – табигате билгесе. Без дә менә затлы чәкчәк хөрмәтенә бәйрәм оештырырга булдык.
      277
      0
      1
    • 26 гыйнвар 2019 - 16:20
      Районда спортны кемнәр үз итә? 
      Тукайлылар сәламәт яшәү рәвеше алып барамы? Авыл тормышы белән кайнап яшәгән кешенең һәрберсе, мөгаен, көндәлек тормышын үзе бер спорт чарасы дияр иде. Ләкин спорт төрләрен үз итүгә, дөрес итеп физик күнегүләр ясауга ни җитә соң? 
      309
      0
      0
    • 20 гыйнвар 2019 - 10:15
      Җиңүчегә – дельфинарийга дүрт кешелек билет
      «Ниһаять миңа да бәхет елмайды. Күптән дельфинарийга барасы килгән иде. Күңел түрендәге хисләрне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Сезнең редакциягезгә һәм спонсорга зур рәхмәтемне белдерәм», – дип хисләре белән уртаклашты Чаллы дельфинарие белән берлектә үткәрелгән бәйгедә җиңгән Зөлфия Фәрхетдинова.
      277
      0
      0
    • 18 гыйнвар 2019 - 12:20
      Бассейнга абонемент бүләк итәбез
      Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, ди халык мәкале. Табигатьнең шундый законы бар – сәламәтлеген саклаган кеше генә бәхетле була ала. 
      307
      0
      1
    • 28 декабрь 2018 - 11:20
      Җиңүчеләрне бүләкләдек
      Бүген редакциядә «Бүләккә сувенир-чыршы» – «Ёлочка-сувенир в подарок» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек. Укучылар үз куллары белән ясаган сувенир-чыршылары белән килде. Эшләрнең һәркайсында укучының тырышлыгы һәм иҗади якын килүе чагылыш тапкан.
      317
      0
      0
    • 26 декабрь 2018 - 09:55
      Яңа ел могҗизасы
      Яңа ел алдыннан укучыларыбызны көтелмәгән бүләкләр белән сөендерергә булдык. Безнең редакция Чаллы дельфинарие белән берлектә бәйге игълан итә. Җиңүчене 4 кешелек чакыру билеты көтә. 
      335
      0
      0
    Реклама