Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Юмартлык – савап

Безнең Боерган авыл җирлегендә барлыгы 215 ветеран, физик мөмкинлекләре чикләнгән 63 кеше бар. Без инвалидлар оешмасы җитәкчесе Филига Мингазова белән икәүләшеп шушы оешмаларның эшләрен алып барабыз. Алдан ук әйтеп куям: җирлектә уздырылган эш-гамәлләр, чаралар барлык учреждениеләр белән берлектә – мәчет, мәктәп, мәдәният йорты, шифаханә, социаль хезмәткәрләре катнашында, авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакованың  хәер-фатихасы белән башкарыла. Без шулай ук район оешмалары – ЗАГС, социаль яклау бүлеге, пенсия фонды җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Әмма язмамның максаты башкарган эшләребезне санау түгел, ә ветераннар һәм инвалидлар оешмасына һәрчак ярдәм итеп яшәгән шәхесләребезгә рәхмәт сүзләре җиткерү .

Юмартлык мөселман кешесенә хас булган иң күркәм сыйфатларның берсе санала. Коръәндә дә, Пәйгамбәребез хәдис-шәрифләрендә дә юмарт булуның өстенлекләре турында әйтелә. Һичбер нәрсә өмет итмичә һәм кызганмыйча, бары Аллаһ ризалыгы өчен башкаларга үз малыннан өлеш чыгараган кеше дин буенча юмарт булып санала. Минем сүзем нәкъ менә шундый кешеләр турында булыр. 

 Район башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән 3 ел рәттән районда «Игелек кыл» хәйрия марафоны уздырыла. Җыелган акчалар физик мөмкинлекләре чикләнгән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә бүленеп бирелә. Безнең җирлектән дә Шамиловлар, Мәгъсумҗановлар, Зайдиевлар, Гимазовлар гаиләләренә ярдәм күрсәтелде. 2021нче елда да район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева ярдәме белән Нурислам Гимазов абыйга коляска белән урамга чыгар өчен пандус ясалды, ишекләре алыштырылды. Рафис Галиев абыйга медицина җайланмасы белән карават, ходунки алынды, дарулар кайтарылды. Рәхмәт яусын хәйрия фондына өлеш кертүче кешеләргә, киләчәктә дә ярдәмгә өметләнәбез.

Авылыбыз мәчетенә газ кертүдә авыл имамнары Фаил абый Шамилов, Рәшит абый Мөхәмәтшин җитәкчелегендә барлык авылдашларыбыз, бигрәк тә район советы депутаты Әлфир Маннанов үзеннән өлеш кертте. Әлфир Мулланурович мәчет тәрәзәләрен алыштырды, өлкәннәр, инвалидлар, әниләр көннәренә, сабантуй, яңа ел бәйрәмнәрен уздырганда ярдәм итә, бүләкләрен әзерли.

2021нче елда Мөхәмәтнур абый  Шамилов, Сәетнур абый Мөхәмәтшин, Фәрит абый Ясавиевлар җитәкчелегендә Аллаһ ризалыгын өмет итеп зиратны карап тоту өчен хәйрия фонды оештырылды. Авылдашларыбыз ярдәме белән 104 мең сум акча җыелды. Акчадан тыш, Илназ Галиев үлән чапкычы, Раиф Гыйлфанов агу сиптергече, Әбүдәр Арысланов чүп үләннәрен бетерү өчен агу алып бирде, Ингел Хәлимов  сварка белән ярдәм итте. Җыелган барлык акчалар, әйберләрнең исәп-хисабын төгәл итеп Кәүсәрия апа Мөхәмәтшина алып бара. Туера авылы зираты коймасын һәм капкаларын ясау, эретеп ябыштыру, буяу эшләрен башкарырга район советы депутаты Әлфир Маннанов шәхси предприятиесендә мөмкинлек бирде. Шулай ук материаллар белән эшмәкәр Фәнил Сәгдиев, авыл имамы Габделхак абый Нәбиуллин ярдәм иттеләр. Таулар авылында исә мәчетне төзекләндерүдә, газ үткәрүдә Расил Хаматдинов, авыл старостасы Фәйзрахман Шәехов, Зөфәр Гыйлфанов катнаштылар. Авыл медпунктына су кертүдә депутатлар Мансур Мифтахов, Әлфир Маннановның, Таулар авылы халкының бик зур ярдәме тиде.

Авылларыбыз, нәсел тамырларыбызны барлап шәҗәрәләр төзибез, җирлектән чыккан күренекле шәхесләребезнең тормыш юлларын өйрәнәбез, районнар, республика архивларына чыгабыз. Сугыш ветераннары, репрессия корбаннары турындагы мәгълүмат җыюны дәвам итәбез. Шундый тематикага багышланган ике зур стенд булдырылды. Матди һәм рухи ярдәмнәре өчен авылдашларыбызга бик зур рәхмәт беледерәбез. Эш барышында теш табибы Илназ Галиев шактый гына матди ярдәм күрсәтте, шулай ук ул балалар өчен оештырылган барлык чараларда да үз бүләкләрен, тәмле күчтәнәчләрен бирми калдырмый.  

Юмартлыкка сәдака, акча бирү белән генә чикләп карарга кирәкми. Әйе, бу да аның бер төре, әмма юмартлык үз эченә әле бик күп нәрсәләрне ала. Мәсәлән, бер кешенең кайсы да булса бер өлкәдә гыйлеме, тәҗрибәсе бар ди. Һәм ул, үз вакытын кызганмыйча, ихлас рәвештә калганнар белән әлеге гыйлемен бүлешә икән, бу да юмартлыкка керә. Ягъни ул кеше гыйлемгә юмарт дигән сүз. Авылыбыз имамы Рәшит абый Мөхәмәтшин  нәкъ менә шундый кеше. Мөгаллимебез Рәшит абый мәчеттә  Коръән уку серләренә төшендерә.

Тормыш көн саен алга бара, дөньяны яңа технологияләр, интернет яулап алды, барлык төр хезмәтләрне телефон, компьютер аша эшли башладык. Узган ел мәктәптә директор Гүзәл Вәлиәхмәтова 12 ветеранны компьютер серләренә төшендерде. Быел да укулар дәвам ителәчәк, исемлек инде төзелде, укулар 1нче февральдән башланып китте. Бу эшнең башында Пенсия фонды идарәсенең район бүлеге башлыгы Руслан Шәнгәрәев тора. Ул безгә уку өчен «Интернет әлифбасы» дигән дәреслек тә бүләк итте.

Авылыбызның җирлек башлыгы булып тугызынчы айны Гөлүзә Минакова эшли. Шулкадәр зирәк, тәрбияле, һәр кешенең үтенечен игътибарга алып, киңәшләшеп, ярдәм итеп, чын күңеленнән эш башлап җибәрде ул. Аңа авыр хезмәтендә уңышлар телибез, без – ветераннар сезгә һәрчак ярдәмгә килергә әзербез.

Барлык авылдашларга да башкарган эшләре өчен изгелекләре меңе белән кайтсын. Эшләгән яхшы гамәлләрнең әжер-савапларын күрергә язсын!

Боерган авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Флүзә Сәлимова.

 / Фото Флүзә Сәлимовадан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев