7 февраль 2022 яңалыклары
-
Картая мени соң йөрәк
Князево авылында яшәүче Клавдия Ивановна милләте урыс булса да, рәхәтләнеп татар җырларын суза. Әле аңа 85 яшьне бирмәссең дә. Гомер буе татарлар белән аралашып, дус булып яшәгән Клавдия ханымны күрше авылларда да хөрмәт итәләр.
-
Юмартлык – савап
Безнең Боерган авыл җирлегендә барлыгы 215 ветеран, физик мөмкинлекләре чикләнгән 63 кеше бар. Без инвалидлар оешмасы җитәкчесе Филига Мингазова белән икәүләшеп шушы оешмаларның эшләрен алып барабыз. Алдан ук әйтеп куям: җирлектә уздырылган эш-гамәлләр, чаралар барлык учреждениеләр белән берлектә – мәчет, мәктәп, мәдәният йорты, шифаханә, социаль хезмәткәрләре катнашында, авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакованың хәер-фатихасы белән башкарыла. Без шулай ук район оешмалары – ЗАГС, социаль яклау бүлеге, пенсия фонды җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Әмма язмамның максаты башкарган эшләребезне санау түгел, ә ветераннар һәм инвалидлар оешмасына һәрчак ярдәм итеп яшәгән шәхесләребезгә рәхмәт сүзләре җиткерү .
-
Февраль сынамышлары
7 февральдә көннең беренче яртысы ничек булса, киләсе кышның беренче яртысы шулай булыр.
-
Ипи, сөткә бәя арта?
Сөт һәм ипи җитештерүчеләр инфляциянең яңа дулкынын вәгъдә итәләр. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки бер генә тармакны богаулап, бәя күтәрмичә тору мөмкин түгел. «Российская газета»ның сишәмбе саны, үткән ел кәбестә бәясе 4 тапкыр үсте, быел да аңа бәя күтәрелүе дәвам итә, дип яза.
-
Дүрт көн эшлибез, өч көн ял
Россиядә тәүге оешма – Совкомбанк атнасына дүрт көн эшләүгә күчүне сынауга керешкән: 1 гыйнвардан банк хезмәткәрләренең бер өлеше – өйдән торып эшләүчеләр шушы режимга күчкән, дип хәбәр итә РБК. Әлегә персоналның 5 процентына гына кагыла икән бу.