Дүрт көн эшлибез, өч көн ял
Россиядә тәүге оешма – Совкомбанк атнасына дүрт көн эшләүгә күчүне сынауга керешкән: 1 гыйнвардан банк хезмәткәрләренең бер өлеше – өйдән торып эшләүчеләр шушы режимга күчкән, дип хәбәр итә РБК. Әлегә персоналның 5 процентына гына кагыла икән бу.
Эксперимент уңышлы килеп чыкса, атнасына 4 көн генә эшлиячәк хезмәткәрләр санын арттыру күздә тотыла. Сынауда банкның ярдәмче подразделениеләре хезмәткәрләре катнаша. Биредә сүз IT-белгечләр, менеджерлар һ.б турында бара. Дүрт көнлек эш атнасын озайту-озайтмау хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәсенә, бурычларын ничек үтәүләренә бәйле булачак. Совкомбанк идарәче директоры Анна Камбулова әйтүенчә, сынау бер ел дәвам итәчәк. Анда 1 меңгә якын хезмәткәрнең катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев