Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Картая мени соң йөрәк

Князево авылында яшәүче Клавдия Ивановна милләте урыс булса да, рәхәтләнеп татар җырларын суза. Әле аңа 85 яшьне бирмәссең дә. Гомер буе татарлар белән аралашып, дус булып яшәгән Клавдия ханымны күрше авылларда да хөрмәт итәләр.

Ул утыз җиденче ел баласы, Тогаево авылында дөньяга килгән. Башлангыч мәктәпне бетергәннән соң Князево мәктәбенә йөреп җиде сыйныфны тәмамлый. «Татарстан» совхозы поселогының яңа гына күтәрелеп килгән чагы була, авылда эшчеләр кирәк вакыт. Клавдия ике дә уйлап тормый биредә хат ташучы булып эшли башлый. Аннан ул Крахмал заводына урнаша, 1966нчы ел була бу. Тырыш хезмәте, уңганлыгы өчен бик күп мактау сүзләре, рәхмәтләр ишетә, дипломнар, грамоталар белән бүләкләнә. Аны эшкә килгән яшьләрнең остазы итеп билгеләп куя торган булалар, чөнки Клавдиянең тәҗрибәсе зур, ул ярдәмчел, өйрәтергә дә ярата. Крахмал заводында 30 ел гомере үтеп тә китә. Аны лаеклы ялга «Хезмәт ветераны» исеме белән озаталар. 
Тормыштан ямь, гамь табып яши белә Клавдия Ивановна. Картайдым дип, өйдә генә утырмый ул, Князево авылы җирлегендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә актив катнаша, татарча да, урысча да җырлый, кирәк икән биеп тә җибәрә.
Аның тормыш иптәше – Николай Александрович Самойлов исә җирлектә инвалидлар оешмасы җитәкчесе. Алар мәктәптә укыганда ук таныш булалар, соңыннан ике йөрәктә мәхәббәт уты кабынып, тормыш корып җибәрәләр. Ике кыз табып, тәрбияләп үстерәләр. Лариса Нефтеюганскида яши, Ольга исә туган авылы Князевода. Клавдия белән Николай Самойловларның бүгенге көндә 6 оныклары, 7 оныкчыклары бар. 
Клавдия Ивановна җәй җиттеме, бакчада казынырга ярата. Яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерә.  «Картлыкка хәрәкәт дару», – ди ул, елмаеп. Шуңа да аның күңеле һәрвакыт шат. 85не тутырса да, күп яшьләргә үрнәк булырлык. Авылдашлары аңа исәнлек-саулык, йөз яшькә кадәр яшә, дип телиләр. Без дә шушы теләкләргә кушылабыз. 


Мәүлетҗан Хисамиев.
Фотода Клавдия Самойлова.
/ Фото Тамара Тузеевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев