Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Торнаташның үткәне һәм бүгенгесе

Исеме дә исеме... Аннан матур җисеме Торнаташ – кечкенә дә төш кенә. Кече авыл үзенең эшсөяр халкы, пөхтәлеге белән башка авыл җирлекләренә үрнәк булырлык. Торнаташлылар туган җирен, үз халкын, нәсел-нәсәбен тарихта калдырырга теләүче зыялы кешеләре булу белән дә мактауга лаек. Гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән хөрмәтле мөгаллим Миннегаяз Минһаҗев Торнаташның истәлекле урыннары хакында үзе белгәнне һәм өлкәннәрдән ишеткәнне килер буыннарга истәлек итеп теркәп калдырган. Абруйлы аксакал язып калдырган истәлекләрне әдәбиләштереп, тиешенчә эшкәртеп, газета укучыларга тәкъдим итәбез. Куя белгән дә соң елга, күл, чишмәләргә, басу-кырларга исемне безнең халык! Истәлекләрдән күренгәнчә, кече авыл булса да, Торнаташның табигый атамаларга бай урыннары байтак булган. Халык басу-кырларга, үзәннәргә, болын-тугайларга җисеменә туры китереп исем куя белгән.

Игәнә елгасы, яки Кипкән күл
Әйткәнемчә, Игәнә елгасы мул сулы – язгы ташу чорында елга ярларыннан чыгып берничә чакрымга җәелә иде. Елга күп еллар буе уң як ярны җимереп юлын үзгәрткән. Тирән җирләрдә су, күлләр кебек, аерылып калган. Шуларның берсе – Иске Игәнә күле. Ул авылдан бер километр читтә калган. Без яшь чакта да әле бик тирән күл иде. Анда зурлар да су коенырга курыкты. Суы эссе һәм коры җәй көннәрдә дә бетмәде – чишмәсе бар иде. Су коенганда да аның төбенә кадәр төшә алмадылар. Суы бик салкын булды. Колхозлашу елларында Мерәс һәм Торнаташ авыллары арасында бер-берсенә зыян салучылар булган. Торнаташлылар мерәслеләрнекен, мерәслеләр торнаташларның ат сабаннарын, тимер тырмаларын урлап шул күлгә ташлый торган булганнар. Күлнең төбенә төшеп баткан әйберләрне чыгарырга җөрьәт итүче табылмаган.
Бүгенге көндә ул күл юк инде – кипкән, чөнки якын-тирә болыннар сөрелгән. Язгы сулар вакытында юылган балчык күлне саектырган, тора-бара күл җир белән тигезләнгән. 
Авылның уртасыннан үтә торган тыкрык Игәнә елгасына төшә. Яр буенда икмәк киптерү җайланмасы (сушилка) куелган. Шуңа ягып, кызуында икмәк киптерделәр. Әле ул сугыштан соңгы елларда да эшләде. Елганың аннан астарак бер борылмасында бик тирән өлеше бар иде. Авыл халкы шунда су коенырга яратты. Комлыгы гына да ни тора иде аның! Көндез, эссе көннәрдә, егетләр атларын йөздереп бахбайларга хәл кертәләр. Шул урын Муллалар туры дип йөртелде, чөнки тыкрык башындагы йортта Хәким мулла яшәгән. Шуңа да тыкрык та, су коена торган җир дә Муллалар туры дип йөртелгән. Бүген ул урыннарны танырлык та түгел – тал-тирәк баскан.

Шарлавык – Кызыл Яр башы 
Авылның көнчыгыш башында Игәнә елгасына уң яктан кушылучы Кызыл Яр елгасы бар. Ул язгы сулар белән туклана. Авылдан 2 чакрымга кадәр елга тирән, текә ярлы булып ашалган. Елга яры ашалса, шарлавык барлыкка килә. Шул урында зур гына шарлавык, аны Кызыл Яр башы дип йөртәләр. Язгы су бу шарлавыкны ел саен 2-3 метрга җимереп алга бара. 
Сугыш елларында да авыл яшьләре шарлавыкны карарга йөргән. Гармуннар белән барып шунда уеннар оештырганнар.

Келәт буе, Кое буе...
Колхоз төзелгән елларны да әле игенне кулдан, урак белән уралар, көлтә бәйлиләр. Хатын-кызлар тәүлегенә 25әр сутый иген урганнар. Жнейка, лабогрейкалар урганны да көлтәләп эскерткә куйганнар. Авылга ташымыйлар аны. Ерак басуларда ындыр табаклары ясыйлар. Катлаулы молотилкаларда суктырып, агач көрәк белән ашлыкны чөеп җилгәрәләр, уңышны саклау өчен амбар, келәтләр җиткерәләр. Авыл халкы өйгә кайтмыйча, шунда әбәт ашап, чәй, су эчеп яши. Су өчен ике келәт буена да кое казыйлар. Шуңа күрә бу ындыр табакларын Кое буе дип йөрткәннәр. Аның берсе Чурашка бара торган юл өстендә, икенчесе Җәмәк юлы өстендә. Берсенең әле бүген дә эзе бар – кычыткан, тигәнәк үсә. Бүгенге яшьләр белми аны. Хәзер басуга, болынга чыгып төрле эш эшләүчесе дә юк бит аның. 

Сулы куак – Зур Күлдәвек (Сылу куак) 
Авылдан ике километрлар чамасы көньяктарак басу уртасында зур гына күлдәвек бар. Язгы сулар җәй буена кипми иде. Сазлык җирләр дә бар. Камыш, тал үсә. Камыш төпләре урындык зурлыгында калкып кала. Язын торна, кыр үрдәкләре, кыр казлары оя корып бала чыгара иде анда. Тракторларны, тагылма корылма белән ватылса шул болынлыкта гына ремонтладылар. Заправка шунда үтте. Бүген бу урын ямьсезләнгән, камыш, тал баскан – күп еллар инде печән чабучы юк. 

Баткак Кое
Авылдан чыгып ике чакрымлап Карашай, Чураш ягына барганда юлдан ерак түгел Баткак Кое бар иде. Аңа якын бара алмыйсың – сазлыгы үзенә йота. Күп мәртәбә шунда ат, сыерлар батып юкка чыккан. Кое әйләнәсе 10-15 метр җир тибрәлеп тора иде. Бүген ул да корыган инде, урынын гына сиземләргә була.

Нигезләр беткән, эзләре юкка чыккан
Торнаташтан көнчыгышка таба – Кызыл Яр елгасына кадәр бер авыл булган. 1950 елларда ук инде картлар ул авыл хакында берни белмиләр иде. Бары тик ул авылның көчле янгыннан көле генә калган. Халык, гореф-гадәт буенча, ул урынны ташлап башка урынга күченгән. Без бәләкәй чакта ул урында землянка, баз урыннары беленә иде әле. Игәнә яры ишелгән җирләре, багана төпләре, хуҗалык кирәк-яракларының калдыклары чыга иде (багор, сабан калагы, вәлүк, савыт-саба калдыклары). Анда тирес һәм көл катламы хәзер дә бар. Авылның, хәтта ки, урыны түгел, эзе дә әкренләп бетеп бара. Мин Уфа милли архивына авыл хакында сорап хат язган идем, анык кына җавап булмады. Ул тирәдә элек картада Минзәлә монастыре булган диләр, шул түгелме икән, дигәннәр. Ул авыл картада 1856 елда күрсәтелгән, ләкин исемен укып булмый. Казан милли архивына да сорау җибәргән идем, җавап булмады. 

«Хәзрәтгали бакчасы» – Торнаташның йөзек кашы
Һәр авылның да «йөзек кашы» була. Ул – түгәрәк күл, салкын алан, җырлы чишмә, кылыч тау... 
Миннегаяз Минһаҗев истәлекләреннән күренгәнчә дә, хәзерге вакытта авылда яшәүче кешеләр сөйләвенчә дә, Торнаташның иң гүзәл урыны – Хәзрәтгали бакчасы... Ни кызганыч, хәзер инде кеше кулы белән тудырылган бу күркәм урын хакында «булган» дип сөйләргә генә туры килә. 

***
Торнаташ авылының югары көнбатыш очында «Хәзрәтгали бакчасы» дигән бакча бар иде. Табигать матурлыгына нигезне 1888 елгы авыл егете Хәзрәтгали Вәлиев сала. 
Аның биографиясе берникадәр билгеле. Егет акча эшләү нияте белән Бондюг шәһәренә (Менделеевск) заводка эшкә китә. ВКП(б) сафларына керә. 1929 елда ул акча эшләп авылга кайта. Авыл башында җир алып, агач бакчасы ясый. Рәт-рәт итеп тупыл, каен агачлары белән кысасын төзи. Эчке якта җиләк-җимеш куаклары участогын булдыра. Уртада миләш, шомырт агачларыннан аллея төзи. Алма, карлыган, крыжовник агач-куаклары җимешләре белән сөендерә. Бу бакча Торнаташ авылы халкы өчен ял паркы хезмәтен дә үти. Авыр эшләрдән соң җәй көне халык шушы бакчага җыела. Клуб юк. Зурлар таралышкач яшьләр уены башлана. Мулланур, Асыл, Хәниф, Билал, Илшат, Нурислам, Касыйм, Мөҗәһит – гармунчылар чылбыры барлыкка килә. Бакча хуҗасы Хәзрәтгали Мерәс авыл советы рәисе булып та эшләгән. Аның алты баласы булган. 1931 елның 8 апрелендә Хәзрәтгали кулга алына. Шул ук елның 21 августында ике елга концлагерьга озатыла. Икенче тапкыр 1937 елның 13 октябрендә кулга алына, 5 ноябрьдә үлем җәзасына хөкем ителә һәм 11 ноябрьдә Минзәлә төрмәсендә атыла. Авылдашлары өчен игелекле эш башкарган Хәзрәтгали Вәлиевнең исеме тарихка «Хәзрәтгали бакчасы» булып кереп калды, халык күңелендә дә ул шулай саклана. 
Бакча күп еллар халыкка хезмәт итте. Хәзер инде ул бик картайган, агачлар корый, каралмаганлыктан чытырманлыкка әйләнде. 

Ялгыз нарат  
Борынгылар сүзе белән: «Әя, агач, яшең күпме? Койган яфракларың күпме?..» дип дәшәсе килә гасырлар кичкән агачка. Аның белән сөйләшәсе, җавап ишетәсе килә. Ләкин ул дәшми. Кайтканнарны  каршы ала, киткәннәрне озатып кала авылдагы күп вакыйгаларның шаһиты булган ялгыз нарат.
Авыл башында, бакча артында әнә шулай күп серләрне белүче ялгыз нарат үсә. Бик иркенләп, җәелеп үскән наратка карап, төрле уйлар килә башка. Нинди агач соң ул? Нигә ялгыз утыра? 
Элек Останково (рус авылы, волость үзәге) авылында зурлап шимбә базары уза торган булган. Риваятьләргә караганда, җәйнең кызу бер көнендә авылга җигүле ат килеп керә. Карасалар, арбада үлгән кеше. Авыл кешесе булса да, аны эчеп үлгән дип зиратка күмдермиләр. Мәетне авыл читендә күмәләр. Бу хакта сөйләүче бабай: «Әле ул безнең ерак нәсел кешесе булган дип тә әйтәләр», – дип өстәп куя. 


«Уксын» колхозы
Торнаташ авылы, 1928 елларда булырга тиеш, үзе кечкенә бер колхоз булып оешкан. Аңа Уксын дип исем кушканнар. Ул ТАССРның Ворошилов районы, Мерәс авыл советына караган. Авылда каен агачыннан салынган бер мәчет булган. Мулла булып Сәгыйтдин, Хәким хәзрәтләр эшләгән. Башкаларын белүче булмады. «Уксын» колхозында 64ләп хуҗалык булган. Авылдан ерак түгел ындыр табагы бар иде – РИГА дип йөртелде. 
Траер, веер бар иде. Атлы машина эшләде. Тәртәләргә 3 ат җигелеп әйләнеп йөрделәр.
Машинага көлтәне сүтеп барабанга салып торучылар булды. Барабанда ашлык башлары сугылды. Саламын җыеп эскерткә өеп бардылар. Дүрт-биш келәт бар иде. 
Сай турда (сай җирдә) яр буена землянка кебек казып сушилка ясаганнар. Аскы катта миче. Түшәм урынына тимерчыбыктан үрелгән чыпта формалы сетка, ягъни томалагыч, шуңа берничә центнер икмәкне таратып ябып куялар. Берничә сәгатьтән кипкән икмәкне тапшыру өчен амбарга җыялар. Аның янында колхозның яшелчә бакчасы да булган. Түтәл эзләре беленә иде әле. Шул сушилка янында, яр буенда бик матур үзәнлек бар иде. Яз көннәре елгада су арта башлагач эштән кайткан халык ял итәргә – боз китүне карарга кич белән җыела торган иде. 
«Уксын» колхозына Торнаташ авылында асралган атлар өчен конюшня төзергә агач материалы кайтарыла. Нигезе өчен чокыр казыла. Бу 1929 еллар тирәсе булырга тиеш. Дүртпочмаклы нигез әле дә бар. 
Шул елны педагогик белеме булган, 1900 елгы Нәгыйм Галиев бу агачлардан мәктәп салдыру өчен рәсми документлар артыннан йөри. Ул вакыттагы Ворошилов районы оешмаларын, Мерәс авыл советы ишекләрен күп тапкыр ачарга туры килә аңа. Һәм, уртак сөенечкә, ул теләгенә ирешә – 1930 елда Торнаташ авылында типовой проект буенча башлангыч мәктәп төзелә. Бинада ашханә, ашау бүлмәсе, мастерской, 4 класс өчен зур бер бүлмә, озын коридор була. 1941 елда Нәгыйм абый сугышка китә. Шул ук елны хәбәрсез югалды дигән хәбәре килә.
Шул мәктәп 1962 елга кадәр эшли. Нигезләре туза. 1961 елны, армиядән кайткач, мин укытучы булып билгеләндем. Тузган бинаны сүтеп, кечерәйтелгән вариантында, үз материаллары белән яңадан салдык. 1960 еллар азагына мәктәпләрне берләштерү, комплекслау эше башланды. 1970 елны, балалар саны җитмәү сәбәпле, 4 классны бер укытучыга калдырып, мине Иске Абдул мәктәбенә күчерделәр. 

Зәрия Вәлиева әзерләде. 
/ Фото Разия Әдиятуллинадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев