Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Төп башына утыртканнар

Безнең авылда Сәмигулла Галиуллин дигән урманчы бар иде. Ул бик катгый кылана торган, усал кеше, рөхсәтсез урманнан агач кисүчеләрне тотып, акт төзеп, тизрәк судка бирә иде. Штрафы зур суммада.

Шулай бервакыт акт төзегән өчен аның үзен кызык итәләр, үч алалар. Авылның дүрт егете (барысы да 1930 елда туганнар) урманда дүрт ат йөге агач кисеп төйиләр дә, Теләнче Тамак авылына илтеп саталар. Урманчы Сәмигулла моны белеп ала да, егетләрне чакыртып акт төзи. Дөресрәге, актны ул башка кешедән яздырта. Чөнки урманчы үзе укый-яза белми торган кеше булган, актларны башкаларга әйтеп яздырган һәм кул куйдырган. Егетләр белән дә шулай булган, ул әйтеп торган егетләрнең берсе язган. Соңыннан барысыннан да кул куйдырган. Аннан кычкырып укырга кушкан. «Без фәлән-фәләннәр, Иректаң авылы янындагы урманнан сигез төп каенны кисеп, дүрт ат арбасына төядек тә Теләнче Тамакка илтеп саттык. Гаебебезне таныйбыз, мондый эшне башка кабатламаска сүз бирәбез».
Урманчы актны дүрткә бөкләп түш кесәсенә салып куя. Ул вакытта район үзәге Теләнче Тамакта урнашкан була һәм ул Ворошилов исемен йөртә. Ул шунда китә. Актны судьяга тапшырып кайта. 
Ун көн үткәч дүрт егеткә һәм урманчының үзенә судка чакырып повестка килә. 
Суд башлана, егетләр башларын гына иеп утыралар. Урманчы Сәмигулла, Берлинны алган герой кебек, җилкәләрен сикертеп, горур гына утыра.
Хөкемдар Хәсәнов актны кычкырып укып чыга: «Бу актны түбәндә кул куючы фәлән-фәләннәр төзибез. Без шул көнне, дүрт ат җигеп, урманчы кордонына киттек. Сәмигулла абзый өендә иде. Аңа, утын кирәк иде, дидек тә, дүрт ярты аракы чыгарып куйдык. Шуның икесен бишәү бергә эчтек. Калган икесен карават астына тыгып куярга кушты. Сәмигулла абзый үз өе янындагы бүрәнәләр өеменнән агачларны төяп китәргә кушты. Төяп алып киттек тә, Теләнче Тамакка алып барып саттык. Раслап кул куябыз».
Судья егетләрнең дүртесеннән дә: «Раслыйсыңмы?» дип сорап чыга.
– Раслыйм.
– Имза синекеме?
– Минеке.
Судьяның урманчыдан «Актны син китердеңме?» дип соравына, Сәмигуллин:
– Алар бит язгач башка төсле итеп укыдылар. Иптәш Хәсәнов, алдап язганнар.
– Анысы турында кабат сөйләшербез. Актны син китердеңме? – дип кабат сорый судья.
– Мин китердем...
– Егетләр, гаебегез юк. Барыгыз өегезгә кайтып китегез, – дип егетләрне чыгарып җибәрә хөкемдар. – Ә син, урманчы Галиуллин, монда күчеп утыр, – дип гаепләнүче эскәмиясен күрсәтә.
Сәмигулла борсалана, ни эшләргә белми, кереп утырырга мәҗбүр була. Судья аңа:
– Син өч статья буенча гаепләнәсең. Беренчесе – ришвәт итеп ике шешә аракы алгансың, икенчесе – дәүләт оешмалары кискән утынны урлап саткансың, өченчесе – гаепсезгә дүрт кешегә яла яккансың.
Ә урманчы читлек эчендәге арысландай бәргәләнә.
– Мин гаепсез, чыгарып куйган агачларны бирү түгел, ботакларны да рөхсәтсез бирмим. Миңа ышанмыйсызмы?
– Мин сине белмәсәм, өч статья нигезендә хөкем иткән булыр идем. Гадел икәнлегеңне белгәнгә күрә генә кайтарып җибәрәм. Тик моннан соң акыллырак бул, яңадан төп башына утыртып китмәсеннәр, – дип кайтарып җибәргән судья Сәмигулланы.
Зөфәр Дәүләтшин.
Иске Абдул авылы.

/Николай Туганов фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев