29 октябрь 2021 яңалыклары
-
Газетаның чыгу графигында үзгәрешләр бар
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
-
Салым хезмәтләрен Алабугада күрсәтәчәкләр
Тукай районы халкына хезмәт күрсәтүче 9нчы районара салым инспекциясенең Яр Чаллыдагы Валерий Шадрин киселеше, 6нчы йортта урнашкан территориаль-аерымланган бүлекчәсе 1 декабрьдән эшен туктата. Тукайлылар бу көннән барлык салым хезмәтләре буенча Алабуга шәһәренә барачаклар. 9нчы районара салым инспекциясе офисы биредә Чапаев урамы, 78нче йорт адресы буенча урнашкан.
-
Салым түләр чак
2020 ел өчен салымнар түләү чоры дәвам итә. Милек салымнарын түләүгә квитанцияләр сентябрь аенда ук килә башлады. Түләүләрне исә 1 декабрьгә кадәр башкарырга кирәк.
-
Парк – авылыбызның йөзе
Районда «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» республика программасы кысаларында авыл җирлекләрендә парклар, скверлар, балаларга уен мәйданчыклары ясау эше дәвам итә. Быел «Татарстан» совхозы поселогында да заманча парк барлыкка килде. Князево авыл җирлегендә төрле милләт вәкилләре яши. Алар, үзара киңәшеп, паркка «Халыклар дуслыгы» исемен биргәннәр.
-
«Кадерле әнием!»
28 ноябрьдә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Якты юл» газетасы видеокотлаулар бәйгесен оештыра. Әниләрегезгә багышланган теләкләр, җылы сүзләр, шигырьләр, җырларны видеога төшереп, WhatsApp аша 8-917-398-19-83 номеры буенча безгә җибәрегез. Аларны Инстаграм, ВКонтакте һәм рәсми сайтыбызга урнаштырырбыз. Җиңүчеләрне тавыш бирү буенча халык үзе сайлаячак. Аның өчен tukai-rt.ru сайтына кереп, ошаган видео астына йөрәк тамгасына басасы булачак.
-
Төп башына утыртканнар
Безнең авылда Сәмигулла Галиуллин дигән урманчы бар иде. Ул бик катгый кылана торган, усал кеше, рөхсәтсез урманнан агач кисүчеләрне тотып, акт төзеп, тизрәк судка бирә иде. Штрафы зур суммада.