Газетаның чыгу графигында үзгәрешләр бар
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. РФ Хөкүмәтенең «2021 елда ял көннәрен күчерү» турындагы карары нигезендә, 2 январьдагы ял көне 5 ноябрьгә күчерелде. Шулай итеп, 4, 5, 6, 7 ноябрь – Татарстанда рәсми ял көннәре.
Шуңа бәйле рәвештә «Якты юл» («Светлый путь») газетасының чыгу графигына да үзгәрешләр кертелә. Чәршәмбе, 3 ноябрьдә, газета төсле булып һәм «Атна вакыйгалары»н да кертеп, 20 битле булып чыгачак. Җомга – 5 ноябрь саны чыгарылмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев